Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Уңыш” хуҗалыгында яңа мегаферма: үсеш һәм заманча технологияләр

Җәмгыять җитәкчесе Раил Галимуллин сүзләренә караганда, төзелеш эшләре 2023 елда башланып киткән.

Авыл хуҗалыгында нәтиҗәлелек бүген күп очракта заманча технологияләргә бәйле. Соңгы елларда терлекчелек тармагында мегафермалар төзүгә аеруча игътибар бирелә.
 
Мондый комплекслар җитештерү күләмен арттырырга, хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. “Уңыш” җәмгыятендә сафка баскан яңа мегаферма — шул юнәлештәге мөһим адымнарның берсе.

Үткән елның ноябрь аенда биредә яңа мегаферма куллануга тапшырылды. Җәмгыять җитәкчесе Раил Галимуллин сүзләренә караганда, төзелеш эшләре 2023 елда башланып киткән. Әмма финанс ягыннан тотрыксызлык, төзелеш материаллары кыйммәтләнү сәбәпле, эш барышы шактый катлаулы булган.

Әлеге мегаферма 1200 савым сыер сыйдырышлы. Хәзерге вакытта аның 400 малга каралган бер торагы төзелеп, савым залы белән тоташтырылган. Абзар сыерларны бәйсез асрауга көйләнгән. Савым залы “параллель” формасында, ул бер мең сыерга исәпләнгән, анда берьюлы 40 сыер саварга мөмкин.

– Хәзерге вакытта мал торагы сыерлар белән тулып бетмәде, бүгенге көндә монда 308 сыер бар. Ферманы үзебезнең таналар белән тутырырга уйлыйбыз. Безнең хуҗалыкта көтүлеккә елына 450-500 тана керә. Көндәлек бозаулаган таналарны шушы абзарга күчереп барабыз. Планыбыз: 2026 елда 400 савым сыерга исәпләнгән тагын ике торак торгызу. Әгәр бу максатка ирешсәк, мегаферманы 1200 сыер белән тулысынча тәэмин итә алачакбыз, – дип сөйләде Раил Галимуллин.

Хуҗалыкта сыерлар саны 800дән артып китә, бүгенге көндә тәүлеклек савым 19 тоннаны тәшкил итә. Ә мегаферманың үзендә генә сигез тонна сөт савалар. Бер сыер тәүлеккә уртача 29 литр сөт бирә. Алга таба әлеге күрсәткечне 32-33 литрга җиткереп, киләчәктә мегафермада көндәлек 35 тонна сөт җитештерергә планлаштыралар.
Ташлы Елгадагы 190шар сыер сыйдырышлы ике абзар бүгенге көндә маллар белән тулы. Анда сыерлар бәйләүдә асрала. Ә Югары Шөндәге 100ләп сыерны якын арада мегафермага күчереп бетерергә уйлыйлар.

Шулай да авыл хуҗалыгының сөтчелек тармагына бәйле проблемалар да юк түгел. Кибетләрдә сөт бәяләре артса да, җитештерүчедән сатып алу бәясе кимү эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс хәленә тискәре йогынты ясый. Алар көн саен йөзләгән мең сумнарда акча югалта. Язгы чәчү якынлашканда акчаның аеруча кирәк чагы бит. Ягулык-майлау материалларын кайгыртырга, запас частьлар сатып алырга кирәк. Бүгенге көндә сөтнең бер литры 34-35 сумны тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 16-17 сумга очсызрак. Айлык акча югалту 8-9 миллион сумга җитә.

– Берни дә эшләп булмый, бу без генә хәл итә торган проблема түгел. Аңа карап малларның ашавын киметә алмыйбыз. Сөтнең үзкыйммәтен төшерү юлларын эзләргә кирәк. Бу юнәлештә район күләмендә сөйләшүләр алып барыла. Мәсәлән, товарларны күпләп арзанрак бәягә сатып алу. Менә шушы заманча мал торагы да сөтнең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә, – диде Раил Галимуллин.

Мегаферманың көндәлек эшчәнлеге җайга салынган. Комплексны Факил Шакиров җитәкли, ул биш ел инде әлеге хуҗалыкта эшли. Аның кул астында 35 кеше хезмәт куя.

– Гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт итәм. Хәзер заманча шартларда эшлибез. Мегафермада эш сменалы оештырылган, сыерларны өч тапкыр савабыз. Элек сөтне чиләк белән саудык, флягада ташыдык, тиз арада урнаштырырга кирәк иде. Хәзер эш шартлары бөтенләй башка. Сөт җитештерүдә дә алга китеш сизелә. Коллективта 16 сыер савучы бар, шуларның берсе – ял иттерүче. Араларында Рәсүл Рәхимбаев дигән егетебез дә бар, бик тырышып эшли. Сыер савучыларның күбесе “Яңа тормыш” хуҗалыгыннан килде. Гомумән, 14 кеше шуннан күчте. Коллектив тату, белгечләр белән үзара килешеп эшлибез. Элек кул хезмәте күп иде, хәзер аны әкренләп киметәбез. 1200 баш терлекне дүрт берәмлек техника ашата. Терлек азыгы үзебезнең цехта әзерләнә. Һәркемдә рация бар, шуның белән хәбәрләшәбез. Хезмәт хакын вакытында алабыз, бик тәмле ашаталар, зарланырга урын юк, – диде Факил Шакиров.

Эшчеләр фермага вахта белән йөртелә. Беренче сменаның эш вакыты иртәнге сәгать дүрттә башланып, сәгать унбергә кадәр дәвам итә. Алардан соң килгән смена кичке сәгать җидегә кадәр фермада була, ә төнге смена иртәнге сәгать өчтә генә эштән кайта. Һәр смена савым тәмамланганнан соң залларны юып, чистартып калдыра.
Савымчылар да яңа шартларны уңай бәяли. Татар Толлысы авылыннан Флүзә Рәхимбаева һәм Айсылу Гаянова мегаферма ачылганнан бирле шунда эшли. Аңа кадәр “Яңа тормыш” хуҗалыгында сыер сауганнар, бозау караганнар.

– Үткән елның октябрендә монда сыер савучы булып урнаштык. Аппарат күтәреп йөрисе юк, шуңа күрә эш күпкә уңайлырак, – ди алар.

Терлекләрнең сәламәтлеге – аерым игътибар үзәгендә. Үрәсбаш авылыннан Алмаз Богданов хуҗалыкта баш ветеринария табибы вазыйфасын башкара. Аның бу һөнәр буенча эшли башлаганына сигез ел булган. Ә биредә әле үткән елның декабрь аенда гына урнашкан. Аңа кадәр райондагы башка хуҗалыкларда хезмәт куйган. Аның эш көне терлекләрне карап чыгудан башлана: башта бозаулар, аннары сыерлар тикшерелә, шуннан чыгып көндәлек эш планы билгеләнә.

– Беренче һөнәрем буенча техник идем, Казан авиация институтын тәмамладым. Соңрак ветеринария академиясендә белем алдым. Малларны кечкенәдән яратам. Бүген илдә эпизоотик хәл катлаулы, төрле авырулар чыгу очраклары күзәтелә. Шуңа күрә бездә иминлек чараларына зур игътибар бирелә: фермага керү юлында санитар үткәргечләр урнаштырылган, техникалар дезинфекцияләнә. Даими контроль, ветеринария чаралары һәм санитар таләпләрне үтәү малларның иминлеген тәэмин итәргә, җитештерүнең тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә, – дип сөйләде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев