Механизаторлар сынатмый: Кукмара районында печән хәзерләү оешкан төстә бара
Рәсемдә сулдан уңга: баш агроном — Радик Кашафутдинов, шофер — Муса Бәдретдинов, комбайнчы — Илдар Хафизов.
Әле күптән түгел генә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керешкән иде, инде печән өсте дә җитеп килә. Ямь-яшел, сусыл үләннәрнең файдалы матдәләргә иң бай чорын кулдан ычкындырмас өчен, хуҗалыкларда сенаж әзерләү эшләре тулы куәткә бара.
Бу көннәрдә «Вахитов» җәмгыятенең алдынгы механизаторлары да вакыт белән исәпләшмичә хезмәт куя. Без килгәндә, терлек азыгы хәзерләүче комбайннар Югары Чура авылы янындагы күпьеллык үлән басуларын иңли иде.

Хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафутдинов сүзләренә караганда, җәмгыять карамагында 10 мең 500 гектар сөрүлек җир бар. Фермаларда мал саны елдан-ел арту сәбәпле, мәйданнарның 60 проценттан артыгы азык культуралары өчен бүленгән. Калган өлешендә бөртекле һәм техник культуралар — рапс, арпа, солы һәм бодай үстерелә.
— Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан ук күпьеллык үләннәрдән сенаж салуга керешкән идек. Бүген бу эшләр тулы куәткә бара. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 1924 гектар мәйдан били. Шуның 60 процентын сенажга салырга, калганыннан печән әзерләргә планлаштырабыз. Басуда бүген дүрт техника эшли: ике «МакДон» комбайны һәм ике «бабочка» агрегаты күпьеллык үләннәрне һәм тритикалене чаба. Үләннәрне тиешле дымлылыкка җиткерү өчен ике трактор таратып бара. Берникадәр вакыттан соң тагын ике трактор аларны җыеп покоска сала. Ә «Кроне» һәм «Ягуар» комбайннары ваклаган яшел масса 10 КамАЗ машинасы белән комплекс территориясендәге базларга ташыла. Анда өч К-700 тракторы массаны тыгызлап тора, — дип сөйләде Радик Кашафутдинов.

Моннан тыш, хуҗалыкта 2200 гектар мәйданда берьеллык үләннәр үстерелә. Аларны катнашма рәвешендә түгел, ә һәр культураны — борчакны, бодайны һәм солыны аерым чәчкәннәр. Көзге тритикале басулары да бүген яшел хәтфә келәмдәй җәелеп утыра. Шулай ук 2800 гектарда кукуруз игәләр. Аның 800 гектарын орлык өчен җыеп алырга, калганыннан силос һәм карнаж әзерләргә ниятлиләр.
Баш агроном әйтүенчә, узган ел тупас һәм сусыл азыклардан барлыгы 130 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән. Шуның 80 мең тоннасы силос булса, калган өлешен сенаж тәшкил иткән. Быел да шул күләмдә азык запасы туплау максаты куела.
Басу-кырларда эшләр моның белән генә чикләнми. Биредә пар җирләрен эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү, өстәмә тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары да даими алып барыла.

Терлек азыгы әзерләүдә катнашучы механизаторлар арасында Ятмас-Дусай авылыннан Илдар Хафизов та бар. Ул көн саен эш урынына килү өчен 50 чакрымнан артык юл үтә. Әмма үзе әйтүенчә, яраткан хезмәт өчен бу авырлык түгел.
— Мин белгечлегем буенча инженер, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Хуҗалыкка 2022 елда эшкә килдем. Башта ашлык суктыру комбайннарында хезмәт куйдым. Аннары «Ягуар»ны иярләдем, ул иске иде. Әлеге «Кроне» комбайны — заманча, көчле техника. Басу эшләре башлануын һәрвакыт көтеп алабыз. Иртән сәгать бишенче яртыларда өйдән чыгып китәм, ә сәгать алтыда инде басуда техника кузгала, — ди Илдар Хафизов.
Бүген «Вахитов» җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү оешкан төстә һәм югары темп белән бара. Хезмәт кешеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык запасы тупланыр дип көтелә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев