Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарада көнлек савымны 300 тоннага җиткерергә планлаштыралар

2020 елга Кукмарада сыерлар санын 15 меңгә кадәр арттыру күздә тотыла. (Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада иң күп сөт савучы Кукмара районы 2020 елда сөт күләмен 300 тоннага җиткерергә планлаштыра. Хәзергә биредә көн саен 179 тонна сөт савыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм...

2020 елга Кукмарада сыерлар санын 15 меңгә кадәр арттыру күздә тотыла.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада иң күп сөт савучы Кукмара районы 2020 елда сөт күләмен 300 тоннага җиткерергә планлаштыра. Хәзергә биредә көн саен 179 тонна сөт савыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин бәян итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Кукмара районында 11 мең баш тирәсе сыер исәпләнә. 2020 елга аларның санын 15 меңгә кадәр арттыру күздә тотыла. Сөт күләмен исә 2017 елның җәй айларында ук арттырып, 220-230 тоннага җиткерергә планлаштырыла. Мәгълүм булганча, быел кукмаралылар җәен 203 тонна сөт савып алды. Сүз уңаеннан, республикада иң сөтле сыерлар да биредә үрчетелә. Һәр сыердан әлеге район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 17,4 кг сөт савып ала. Татарстан буенча караганда, аларны Әтнә (һәр сыердан 21 кг) һәм Саба (һәр сыердан 19,1 кг) районнары гына узып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев