Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

Хуҗалыкның 5 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар.

Җылы, коры, җилле һава торышы районыбыз игенчеләренә язгы кыр эшләренә ныклап тотынырга мөмкинлек бирде, басулар техника гөрелтесенә күмелде. «Урал» хуҗалыгында да эш тулы куәткә бара. Бу атна башында чәчүгә керешкәннәр. Без хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов белән берлектә кырчыларның хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык.

Баш агрономның сүзләренә караганда, хуҗалыкның 5 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Әлеге мәйданнарның 2 мең гектарын бөртеклеләр алып тора, калганын азык культураларына бүлеп биргәннәр. 

«Алдагы елга караганда быел кыр эшләренә иртәрәк керештек. Апрель башларында ук игеннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландыра башладык. Минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланды, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә ул бер гектарга 100 килограммнан туры килә. Үткән ел уҗым культураларын 400 гектарга чәчеп калдырдык. Әйбәт кышлаганнар, бүгенге көндә аларны өстәмә тукландыруны төгәлләдек», — диде Рамил Хәбибрахманов.

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

Хуҗалыкта 3 мең гектар мәйданны азык культуралары били. Шуның 850 гектарында күпьеллык үләннәр үстерәләр. Ел саен әлеге басуларның 200–300 гектарын яңартып торалар. Бүгенге көндә аларны өстәмә тукландыру төгәлләнгән. Ә кукурузны 900 гектарда игәргә планлаштыралар. 

«Хуҗалыкта механизаторлар белән авырлыклар юк, барлык техникалар да комплектланган. Шулай ук Кукмара аграр көллиятеннән студентлар да эшкә кайтты. Аларның да ярдәме зур. Һава торышы уңай килеп, исән-сау чәчүне башкарып чыгарга язсын. Алга таба бар да яхшы булыр, вакытында яңгырлар явар, һәм мул уңыш алырбыз дип өметләнәбез», — диде Рамил Хәбибрахманов.

Халык сынамышларына ышансаң, 19 апрель нинди була, ел шундый килә, диләр икән. Ә бу көнне төш турысына кадәр бераз болытлы, җылы, матур көн иде. Шул көнне күктә бияләй хәтле генә болыт булса, яхшыга юраулары турында да ишеткән бар. Димәк, бар да әйбәт булачак, яхшыга өметләнәбез!

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

Чәчүгә өч агрегат чыккан. Шуның икесе — гади СЗ-3,6 чәчкече, ә берсе — ХОРШ Пронто агрегаты. Чылбырлы тракторны иярләгән, Олыяз авылыннан Нургали Гыйльметдиновның басуда СЗ-3,6 чәчкече белән арпа чәчкән вакыты иде. Чәчүлек материалга туктаган җирдән механизатор белән аралашып алдык. Аның хуҗалыкта эшли башлаганына 40 еллап бар икән инде. 

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, СПТУ-10да өч ел укыдым. Аннары Монголиянең Улан-Батор шәһәрендә армия хезмәте үттем. Анда йөк машинасында йөртүче булдым. Туган якларга кайтуга, хуҗалыкка эшкә урнаштым, өр-яңа чылбырлы тракторны ышанып тапшырдылар. Әле дә хәтерлим: хәтта Казаннан килеп, телевидениегә төшереп киткәннәр иде. Беренче техникам сынатмады, аның белән ун еллар тирәсе эшләгәнмендер», — диде Нургали Гыйльметдинов.

Быел механизаторга яңа трактор биргәннәр, ул аның дүртенче тимер аты икән. Эшләргә ияләнеп киләм дип елмая ул. 

«Элеккеге тракторлар күпкә нык иде. Хәзер заманча итеп эшләсәләр дә, алар тиз ватыла. Шуңа күрә көен белеп, карап тотарга, кайбер җирләрен үзгәртеп корырга туры килә. Иске чылбырлы тракторны да ремонтлап, запаска әзерләп куйдым әле», — дип сөйләде Нургали абый. 

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

Механизаторга ел әйләнәсе хуҗалыкта эш җитәрлек. Кыш көне ул үзенең техникасын карый, аннары чәчкечләрне ремонтлауда катнаша. Ә иртә яздан кабат кырга ашкына. Тракторга ияләнгән, шул безне эшле дә, ашлы да итә, ди ул.

«Кар әз булганлык белән быел җир иртә җитеште. Башта уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруда эшләдем, аннары чәчүгә керештем. Игеннәрне җыеп алганнан соң, кабат сука тагачакмын. Чәчүне көтеп алам, бер дә чыкмыйча каласы, кешедән калышасы килми, күңел тарта. Бергә эшли торган егетләр дә булдыра, соңгы елларда гел алар белән килешеп хезмәт куябыз», — диде ул.

Хуҗалыктагы иң өлкән механизаторларның берсе Рәфкать абый Фәләховның да хәлен белеп килдек. Аның чылбырлы тракторы белән дым каплаткан чагы иде. Механизатор әле күптән түгел генә 65 яшен тутырган, ә хезмәт стажы 50 елга якынлашып килә.

Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында чәчү эшләре бара

«Төрле еллар булды, 1983 ел бик истә калган. Ул вакытта да яз бик иртә килде, коры булды, беренче майга чәчүне төгәлләдек. Быел да шуңа охшап тора, ахрысы. Авылны яраттым, читкә китү турында уйлап та карамадым. Яшь чакта беренче тапкыр иң олы абыем белән эшли башладым. Шуннан бирле хезмәтемнән ләззәт алам. Күңел гел кырга ашкынып тора», — диде тәҗрибәле механизатор.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев