Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районыннан Рушания Галиуллина: «Малларны якын иттем, яраттым»

Алдынгы терлекче 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән.

«Восток» җәмгыятендә хезмәт куйган Рушания Галиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеме бирелде.

Түбән Шәмәрдән авылыннан Рушания апа Галиуллина лаеклы ялга чыкканнан соң, беренче көнендә очраштык. «Кичә генә мегафермага төнге сменага бармадым, аңа кадәр барлыгы 39 ел да 7 ай дәвамында „Восток“ хуҗалыгында сыер савучы булып хезмәт куйдым. Югыйсә, бер-ике ел гына эшләрмен дип килгән идем», — диде атказанган терлекче. Әйе, әле Яңа ел алдыннан гына Рушания апа әлеге мактаулы исемгә лаек булды.

«Казанга Кремльгә барасымны белгәч, бик дулкынландым. Ә Рәис янына чыкканда үземне кулга алган идем инде. Рөстәм Миңнеханов бүләкне тапшырганда: „Кукмарадан һәрвакыт сыер савучыларны җибәрәләр. Сез анда сөтне сыердан саумыйсыз, краннан агызасыздыр инде“, — дип елмайды. Хезмәтем дәверендә бик күп Мактау кәгазьләре, бүләкләр алганым булды. Хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә рәхмәтем зур», — диде ул. 

Рушания апа Югары Шәмәрдән авылында дөньяга килгән, ә моннан 38 ел элек әлеге авылга килен булып төшкән.

«Кечкенә вакытта тормышыбызны җиңел булды дип әйтә алмыйм. Без гаиләдә биш бала идек. Мин җиденче сыйныфта укыганда, комбайннан егылып төшеп, әтиебез бакыйлыкка күчте. Ул колхозда алдынгы шофер иде. Әни дә хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйды. Тик аның эше җәен була да кышка бетә иде. Әниләргә бала хәсрәте дә кичерергә туры килгән, чөнки бер апабыз бик иртә үлгән, без дүртәү калганбыз. Бер апабыз Кукмарага кияүгә чыгып китте. Икенчесе мәктәпне тәмамлаганнан соң, фермада сыер сауды, ул кияүгә чыккан елны мин кулга аттестат алдым. Чыгарылыш кичәсеннән соң өч көн генә өйдә тордым да апам урынына фермага эшкә килдем, алар читкә чыгып киттеләр. Бу вакытта абый армия хезмәтендә иде, шуңа күрә әнинең ялгыз каласы килмәгәндер инде: „Кызым, абыең кайтканчы булса да фермада эшләп тор, өс-киемнәре алырсың, аннары укырга барырсың“, — диде. Шулай итеп, язмыш үзенчә хәл ителеп куйды, аннары белем алу турында уйлап та карамадым. Миннән соң фермага бергә уйнап үскән күрше кызы Рушания Ибраһимова килде, аның белән иңгә-иң куеп эшләдек, бер-беребезгә терәк, дус булдык. Хезмәткә безне Сөембикә апа Якупова өйрәтте. „Акыл тешем синең белән чыкты“, — ди идем аңа. Хәтерлим әле: тәүге хезмәт хакым бер айга 82 сум чыкты. Менә, кызым, була бит дип, әни бик сөенгән иде шул чакта. Абый кайтканчы тормышны алып бару авыррак булды, аннары әкрен генә җайлана башлады», — диде Рушания апа, яшьлек елларын искә алып. 

Ул вакытта хуҗалыкны Илгизәр Ибраһимов җитәкли. Бик акыллы рәис иде дип искә ала аны алдынгы савымчы. Бу вакытта фермада сыерлар әз, 15–25 тирәсе генә була, кул белән савалар. Берничә елдан хуҗалыкта сөтчелек комплексы төзелә, аларны шунда күчерәләр. Анда эш бераз җиңеләеп киткән кебек тоела, чөнки авыр бидон, аппарат чиләкләре күтәреп йөрисе түгел, сөтүткәргеч торбалар сузылган... Шунда кыз үзенең булачак тормыш иптәше Илнур белән таныша. Ул хуҗалыкта учетчик, ферма мөдире булып эшли. Гаилә корып, тәртипле балалар үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Айнур гаиләсе белән Кукмарада яши, өч балалары бар, ә кызлары Әлфия Казанда эшли. Кайнана белән кайната да авылның хөрмәтле кешеләре булган, алар инде бакыйлыкка күчкәннәр. 

«Зөфәр әти Венгриядә сугышта катнашкан, „Батырлык өчен“ медальләре алган ветеран иде, Әлфинур әни башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләде. Ул — минем дә беренче укытучым. Алар белән 23-24 ел дус-тату гомер иттек. Балаларны карау күбрәк әти җилкәсенә төште, бик ярата иде. Шәхси хуҗалыкта маллар асрап көн күрдек, өчәр сыер тоткан чаклар да бар иде. Әти: „Килен, капка төбенә ничә чыгып кердем, бер тавыш та юк. Ә син капканы ачып керүгә, сыер мөгрәп куя, кайтканыңны каян белә икән ул?“ — ди иде. Әле дә бер сыер, бозавыбыз бар. Малларны һәрвакыт якын иттем, яраттым», — диде әңгәмәдәшем.

2009 елгы «Хезмәт даны»нда чыккан фоторәсем/ фото: Фаил Зәйнуллин

40 елга якын фермада эшләү дәверендә берничә җитәкче алышына, хуҗалыкның нык алга киткән еллары да, күрсәткечләрнең түбәнәйгән, хезмәт хаклары түләнмәгән чаклары да була. Малларга ашау җитмәгән вакытлар да бар иде, ярым ач терлекләрнең күзгә карап мөгрәп торуларын күрүдән дә авыррак нәрсә юк, ди терлекче. 

«Комплекста эшли башлагач, мал саны иллегә тулды, Рушания белән сменага бүленеп эшләдек, беребез төшке ашка кадәр, икенчебез аннан соң килә иде. Район башлыгы Сергей Димитриевның хуҗалыкка эшкә килгән вакытын хәтерлим. Бик тырыш булды, бар күңелен биреп эшләде. Хәзерге җитәкчебез Алексей Леонтьев, ферма мөдире Владислав Герасимовлар белән дә килешеп хезмәт куйдык. 800 савым сыерга исәпләнгән, үзенең савым залы булган мегаферма төзелгәч, хезмәт шартлары бөтенләй башкача булды. Башта өчәр кыз ике сменага бүленеп эшләп ияләндек, аннары өченче смена оешты. Беренче смена савымны иртәнге сәгать дүрттә башлый, сәгать унберләр тирәсендә төгәлли, икенче смена сәгать уникедән кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә, өченче смена исә сәгать сигездән иртәнге сәгать дүрткә кадәр сава. Саву залы параллель рәвешендә урнашкан. Сыер залга кергәч, беребез аны савымга әзерли, икенчебез аппарат киертә, савым беткәч, тагын имчәкләрен махсус сыеклык белән эшкәртә. Эш берсе артыннан икенчесе бара, буш вакыт калмый. Шуңа күрә элеккеге фермада эш никадәр авыр булса да, ул елларны сагынып искә алам, чөнки анда икенче төрле күңелле иде», — диде Рушания апа. 

Рушания апа үзе урынына икенче кызны эшкә өйрәтеп калдырган. Коллектив яшь, бик бердәм, алга таба да исән-сау эшләсеннәр, хуҗалыгыбыз гөрләп торсын, диде ул.

фото: Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев