Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районыннан Азат Галимуллин абыйсы белән фермада 300дән артык үгез карый

Хезмәтенең нәтиҗәсе дә күренә: малларда тәүлеклек артым 1200-1600 граммга кадәр җитә.

Адай авылы фермасы, анда кайнаган тормыш бер дә хәтердән җуелмый. Чөнки ул безнең балачак белән бәйле. Башлангыч сыйныфта укыганда хәтта экскурсияләргә бара идек. 

Габдрахман абый Касыймовның тальянда уйнавы, безнең шул көйгә сикерә-сикерә биюләр... Сыер савучы булып эшләгән әниләр янында да еш булдык. Шуннан үзебезгә кызык тапканбыздыр инде...

«Восток Агро» җәмгыятендә хезмәт куючы, Адай авылыннан Азат Галимуллин да бала чагында әтисе янына фермага еш бара торган була. «Без үскәндә, балалар бакчасы булмады, шушында уйнарга дип килә идек», — диде ул. Ә малай кешегә әтисе белән бергә атка утырып йөрүдән дә күңеллерәк «уен» бармы соң?! Авыл тормышын күреп, аңа чын күңеленнән гашыйк булып үскән егет мәктәпне тәмамлаганнан соң читкә китү турында уйлап та карамый, хуҗалыкка эшкә урнаша. Бу вакытлардан инде 28 ел гомер үткән. Азат абый бүгенге көндә туган авылындагы фермада симертү үгезләрен карый. Хезмәтенең нәтиҗәсе дә күренә: малларда тәүлеклек артым 1200-1600 граммга кадәр җитә.

«Әти-әни гомер буе колхозда хезмәт куйдылар. Әти ат белән терлекләргә азык кертте, көтү көтте, тырышлыгы өчен хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Ә әни күбрәк кырчылыкта эшләде, аннары бозаулар карады. Без мәктәптә укыган вакытта трактор йөртү таныклыгы да алып була иде. Шуңа күрә 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, чылбырлы тракторга утырдым. Яшь вакытта куркып тору юк, әле үзенә күрә дәрәҗә дә кебек иде. Базда сенаж, силос таптаттым. Өч елдан соң терлекчелеккә күчтем, малларга азык кертә башладым. Билгеле, ул вакытта фермада мал күп иде. Хәзер исә биредә үгезләр асрала. Монда бертуган абыем Фәнис белән эшлибез. Аның белән бик җайлы, эшне бүлешеп торган юк», — дип сөйләде Азат абый.

Кукмара районыннан Азат Галиуллин абыйсы белән фермада 300дән артык үгез карый

Бүгенге көндә Адай фермасында 300дән артык үгез исәпләнә. Аларның саны 800гә җиткән вакытлар да була. Элеккеге терлекчеләр ике кешенең шулхәтле мал караганын белсә шаккатыр иде. Маллар утарда бәйсез йөриләр, кыш көннәрендә абзар эченә дә керә алалар. Үгез бозауларны монда 6-8 айлык вакытта китерәләр һәм 550 килограммга җиткәнче симертәләр. Үгезләргә көнгә ике тапкыр Зур Сәрдек авылында урнашкан азык цехыннан тиешле рацион нигезендә ясалган монокорм алып киләләр. Аны миксер тарата.

«Без иртәнге сәгать җидедән сәгать унга һәм көндезге сәгать бердән кичке сәгать бишкә кадәр фермада булабыз. Трактор кайтканчы, малларның алларындагы азык калдыкларын чистартабыз, улакларына су агызабыз. Кыш көне бойлердан җылы су килә. Малларның сәламәтлеген күзәтеп торабыз, кирәк чакта ветеринария табибы чакыртабыз, айга бер тапкыр үгезләрне үлчибез. Җитәкчеләр белән дә килешеп эшлибез, баш зоотехник та гел бирегә килеп, хәлләрне белеп китә», — диде терлекче.

Азат абый тормыш иптәше Гөлнара апа белән шәхси хуҗалыкларында да маллар асрап көн күрәләр, өч сыер, бозаулары бар. Хуҗалык пай җире һәм хезмәт көннәре өчен ашлык, печән, саламын бирә.

«Гөлнара ипи пешерү цехында хезмәт куя. Ул сәгать алтыга кадәр сыерларны савып китә. Авыл кешесенең тормышы шундый. 365 көн таң белән торасы, сыерларны саумыйча, бер көн дә калдырып булмый. Бер генә сыер асрасаң, сөттән калды, ял итәбез, дияр идең, өчәү булгач, анысы да эләкми. Әмма без шул тормышка ияләнгән инде, иң мөһиме — саулык булсын», — диде Азат абый.

Галимуллиннар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә олысы Ринас Нократ Аланында эшли. Кечесе Рәмис Кукмара аграр көллиятендә агроном белгечлегенә укый. Ул практиканы әлеге хуҗалыкта үткән. «Иртәнге сәгать биштә чыгып китеп, кичке сәгать уннарда гына кайта иде. Әмма үзенә ошады. Авыл хуҗалыгын бик ярата, авыл җанлы егет», — диде әти кеше, горурланып. Бәлки киләчәктә Рәмис тә авыл хуҗалыгы турындагы язмаларыбызның герое булыр, кем белә.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев