Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы җитәкчелеге һәм аграрийлар кырларның торышы белән таныштылар

Районыбызда матур бер гадәт традициягә кереп бара: инде бишенче ел рәттән уракка төшәр алдыннан район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хуҗалыкларның агрономнары һәр хуҗалыкта булып, игеннәрнең торышын карыйлар.

...Яз иртә килгән иде быел. Шуңа күрә урып-җыюга да игенчеләр бер егерме көн алданрак, июльнең егермеләрендә үк керешерләр инде дип сөйләштеләр. Әмма «Кеше күз алдында тота, ә Аллаһы Тәгалә үзенчә эшли», — дигән гыйбарә бар. 

Быел игенчелек тармагында планнар зурдан: узган елгы кебек басу-кырлардан мул уңыш җыеп алырга иде исәбебез. Әмма Табигать-Анага каршы килеп булмый шул, аның үз законнары. 

Районыбызда матур бер гадәт традициягә кереп бара: инде бишенче ел рәттән уракка төшәр алдыннан район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хуҗалыкларның агрономнары һәр хуҗалыкта булып, игеннәрнең торышын карыйлар. Бу, берьяктан, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнү, үзара тикшерү булса, икенче яктан, үзеңнең белгәннәреңне башкаларга күрсәтү дә. Ә аграрчыларның һәрвакыт фикер алышырдай мәсьәләләре бар. 

Кукмара районы җитәкчелеге һәм аграрийлар кырларның торышы белән таныштылар

Быел янә аграрчылар белән бергәләшеп иртәнге сәгать җидедән кичке бишкә кадәр районыбызның басу-кырларын әйләндек. Башка елларны «тәҗрибә уртаклашу көне» районыбызның төньяк-көнчыгыш хуҗалыкларыннан — «Тойма», «Урал» җәмгыятьләре территориясеннән башлана иде. Быелгы маршрут үзгәрәк булды: беренче тукталышта «Яңа тормыш»ның офыкларга барып тоташкан арпа басуын күзәттек. 

Әлеге басудагы арпа уңышы елына карата уңай булырга охшап тора. «Өметләнәбез инде. Туфрактагы дым 4 айга 10,6 миллиметр булды. Корылык булган 2010 елны исә 8 миллиметр иде. Сулыклар яңгыр болытларын тартып китерә, дигән фикер дә быелга туры килмәде: Нократ елгасы якын булса да, яңгыр бик аз яуды», — ди хуҗалыкның баш агрономы Айдар Габделхаков.

Шушы ук фикерне «Уңыш» җәмгыятенең басуларында йөргәндә җәмгыятьнең башкарма директоры Раил Галимуллин да әйтеп үтте. 

«1 июльдә бик яхшы итеп яңгыр яуды. Ә аңарчы май, июнь айларында булган яңгыр туфрактагы дымлылыкны бары тик 5 миллиметрга гына җиткерде. Уңышыбыз начар булмас дип өметләнәбез, әмма яңгыр да кирәк әле. Көздән яңгырлар күп яву сәбәпле, туфракта дым запасы мулдан булды. Һәм чәчкән орлыкларыбыз шул дым белән тишелде, үсте. Чәчү кампаниясе барышында кулланылган технологияләр нәтиҗәсендә игеннәребез үзенә күрә яхшы гына күзгә күренә. Узган елгы запастан декабрь аена кадәр җитәрлек азык бар. Быелгысын исән-имин, югалтуларсыз җыеп алып, икесен бергә кушсак, киләсе көзгә кадәр малларыбыз ач булмас дип ышанабыз», — диде ул. 

Алдыбызда җәмгыятьнең 119 гектар мәйданда «Экстра» сортлы язгы бодай басуы җәйрәп ята. Башаклар һәм сабаклар әлегә яшел, алар туклану һәм тулылану стадиясендә генә. 

«Кырларга анализ ясап йөргәндә бу басуны бер ай элек караган идек. Бу әлеге зонадагы иң начар басу иде. Чөнки аңа язлыкта бозлы яңгыр эләкте. Хәзер менә ничек матур булып иген басуы җилдә чайкалып утыра», — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. 

«Восток» җәмгыятенең әлегә ямь-яшел утырган арпа кыры да күпләрне сокланырга мәҗбүр итте. «Быелгы ел өчен яхшы бит бу», — дип, район башлыгы Сергей Димитриев та үз бәясен бирде.

Кукмара районы җитәкчелеге һәм аграрийлар кырларның торышы белән таныштылар

«Восток» хуҗалыгының баш агрономы Илфат Мөхәрләмов әле яшь булса да, инде шактый тәҗрибә туплаган белгеч: ул олпат агрономнар белән бер адымда атлый. Юкка гына әлеге очрашу барышында аңа сораулар еш бирелмәгәндер. Хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев белән бер дулкында, бер уй-фикердә булулары да хезмәтен тиешле югарылыкта алып барырга нык ярдәм итә. «Гуматны нишләтергә уйлыйсыз?» — дигән сорауга Алексейның да, Илфатның да җавабы бер: 

«Бөтен гуматны без киләсе елга, гомумән, гел җиргә генә, язгы аммиак керткән шикелле кулланырга уйлыйбыз. Чөнки яфрактан туклану кайчакта отышлы булса да (бу һава торышына да бәйле), нәрсә генә дисәләр дә, „төп насос“ — барыбер тамыр инде», — диде алар.

«Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов та яшьләр белән килешә:

"Нихәтле булдыра аласың, шуның кадәр ашламасын, микроэлементларны җиргә кертергә кирәк. Дымлы вакытта. Шулай ук тамырдан тукландырганда яфрактан тукландыруны да читкә куярга ярамый. Аннан соң яшенле яңгыр да зур роль уйный. Чөнки яшен яшьнәгәндә, актив кислород — җиргә озон тарала. Узган ел яшеннәр күп булды, һава озон белән баетылды. Шулай ук иген игеләсе җирнең бу орлыкны кабул итү-итмәве дә уңышка зур йогынты ясый. Һәр басуның аерым үзенчәлеге бар. Моны безнең элеккеге бабайларыбыз да белгән. Шуңа күрә җирләрнең бер өлешенә генә орлыкның килешү-килешмәвен тикшереп, чәчеп карау да кирәктер дип уйлыйм. Алайса күпме ашлама керттек, барыбер уңыш начар булды, дигән сүзне еш ишетәбез. „Юл карта“сын эшләгәндә боларны да исәпкә алу мөһимдер».

Киләсе елда районыбыз басуларында «Авиатор» сортлы көзге арышны еш очратырбыз әле. Чөнки «Урал» җәмгыяте иккән бу культура аграрчыларда зур кызыксыну тудырды, һәм аны сенаж салу өчен бик кулай, дигән фикергә килделәр. 

...Бу көнне игенчелек тармагында эшләүчеләр, җитәкчеләр күңел сандыкларына үзләре өчен файдалы булган шактый мәгълүматны салып куйганнардыр. Чөнки югары уңыш ул — мул сөт, күп ит һәм хуҗалыкның бай кассасы, дигән сүз. 

Сергей Димитриев, район башлыгы: 

Бүгенге очрашуга без аграрчыларны ник болай, тегеләй эшләдегез дип тәнкыйтьләргә җыелмадык. Бүгенге аралашу — үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу ул. Кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, үзенең бер яңалыгы бар. Һәм аларның һәркайсы уңышны күтәрүдә эшли. Нинди сортлар, яңача технологияләр куллану отышлы, кайсы азык базасын туплауда зур йогынты ясый... төп максат — шуларны өйрәнү.

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев