Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара аграр көллияте студентлары кырда җитештерү практикасы узды

Кукмара аграр көллиятендә укучылар теоретик белем белән генә чикләнми, ә практик эшләрдә дә катнаша. Без барган вакытта да, укучылар укытучылары җитәкчелегендә Иске Каенсар авылы янындагы басуларында бәрәңге ала, җир эшкәртә иде.

Бу эш алар өчен хезмәт тәрбиясе дә, киләчәк һөнәрләренә әзерлек тә булып тора. Бәрәңге алганда укучылар бердәмлек, тырышлык күрсәтә, авыл хуҗалыгы эшләренең авырлыгын һәм шатлыгын үз җилкәләрендә тоеп карый. 

Кукмара аграр көллияте директорының практикалар буенча урынбасары Илдар Әхмәдуллин кырда студентлар янында иде. Аның әлеге уку йортында эшли башлаганына 24 ел булган. Биредә хезмәтен слесарь буларак башлап җибәргән. 

«Бүгенге көндә кырда икенче курс студентлары җитештерү практикасы уза. Өч төркем егетләрнең бер өлеше комбайнда эшләсә, кайберләре техникаларны иярли. Хәзерге вакытта кырда ике комбайн бәрәңге ала, икешәр КамАЗ һәм трактор, бер ГАЗ-53 машинасы уңышны ташып тора. Көне буена һәрберсе өч-дүрт рейс ясыйлар. Ара шактый ерак, бер барып кайту 70 чакрымга җыела. Ике чылбырлы трактор җир эшкәртүгә билгеләнгән. Барлык техникаларда да үзебезнең студентлар эшли, башта алар уку йортында теоретик белем алалар, ә аннары басуга чыгып, үзләре руль артына утыралар. Яшьләр арасында төрлесе бар, хурлап булмый, өйрәтсәң, күңелләре белән кызыксынсалар, барысы да эшли алалар», — дип сөйләде ул.

Көллияттә быел икенче икмәк 25 гектар мәйданны били. Төп өстенлекне «Гала» һәм «Колумбо» сортларына биргәннәр. Быел бик әйбәт чыга, уңышы яхшы, диделәр. 

Шулай ук көллияттә бөртекле культуралар да игәләр. 200 гектарда борчак, арпа, бодай үстергәннәр. Хәзерге вакытта люцерна орлыгы сугалар, аның да ахыргы гектары калып бара дип сөйләделәр. 

Бәрәңгене Нормабаш авылы янындагы базга ташыйлар. Анда бер төркем студентлар икенче икмәкне балчыктан аралап тора. 

Кукмара аграр көллияте директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиевның сүзләренә караганда, укучыларның хезмәт җимешләре көллият ашханәсендә кулланылачак, шулай ук аны кыш буе сатачаклар һәм ярминкәләрдә дә тәкъдим итәчәкләр. 

«Бәрәңгене базга саклауга куябыз, кыш көне студентлар белән аны эрегә-вакка аерачакбыз. Шуннан язга утыртырга да калдырачакбыз. Быел уңыш бик әйбәт. Кырда техник төркемнәр эшләсә, базда булачак агрономнар хезмәт куя. Чөнки бәрәңгене аеру, саклауга салу күбрәк аларның һөнәренә туры килә. Студентлар кыш көне үзләре үк шушы базда бәрәңгене эрегә, вакка аерып, төяп акча эшли алалар. Бүген дә аларга хезмәт хакы языла. Әлеге укыту-җитештерү хуҗалыгының әһәмияте дә шунда: студентлар теоретик белем белән генә чикләнеп калмасын, ә эш тәртибенә өйрәнсеннәр, дибез. Шулай булганда гына алар уку йортын тәмамлаганда әзер кадрлар булып чыгалар», — диде Раил Ганиев. 

Илдан Вәлиев, техник-механик бүлегенең икенче курс студенты:

Кукмара аграр көллиятенә Балтач районыннан килдем. Без хәзерге вакытта практикада, махсус комбайн белән басуда бәрәңге алабыз. Әлеге агрегатны карап, чистартып торабыз. Моның өчен хезмәт хакы түләнә. Бәрәңге басуы ерак урнашкан, шуңа күрә иртәнге сәгать 5.30да чыгып китәбез, кич белән сәгать җиделәрдә генә кайтабыз. Бер ияләнгәч, авырлыгы сизелми. Техника белән бәйле эш ошый. Балтач районыннан булгач, тулай торакта яшим.

Миндияр Бәшәров, техник-механик бүлегенең икенче курс студенты:

Мин Ядегәр авылыннан. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятенә укырга килергә булдым. Чөнки авылда туып-үстем, безнең шәхси хуҗалыкта да техникалар бар, кечкенәдән шулар янында кайнашырга яраттым. Әти дә зур машинада йөри. Мин дә аның белән бергә КамАЗ йөртергә өйрәндем. Аннары әлеге уку йорты да якында гына урнашкан, бик уңайлы. Практика вакытында да техникада йөрим, хәзерге чылбырлы трактор белән җир эшкәртәм. Үземә бик ошый. Беренче курста көллияттә мәктәп фәннәре күбрәк керде, хәзер исә һөнәр буенча укыйбыз. Әгәр егет кешенең күңелендә техника белән кызыксыну бар икән, аңа уку авыр булмаячак.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев