Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге җыю эшендә катнаша

Биредә бәрәңге ел саен кимендә 20-25 гектар мәйданда игелә икән. Быел «Колумба», «Ред Леди», «Гала», «Балтик Роуз» дигән сортларны утырткан булганнар.

Кукмара аграр көллиятенең тәҗрибә хуҗалыгындагы бәрәңге басуына баргач, мәктәп еллары хәтердә яңарды. Тик менә шунысы бар: биредә икенче икмәкне чиләккә җыеп, машинага бушатмыйлар, ә махсус комбайн ярдәмендә алалар. Кояшлы, матур көндә басу буйлап «йөзеп» килүче, кул хезмәтен бер якка куя торган заман техникасының эшләвен карап тору үзе бер күңелле!

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге җыю эшендә катнаша

Кукмара аграр көллиятенең укыту-тәҗрибә хуҗалыгы идарәчесе Алмаз Шиһапов сүзләренә караганда, биредә бәрәңге ел саен кимендә 20-25 гектар мәйданда игелә икән. Быел «Колумба», «Ред Леди», «Гала», «Балтик Роуз» дигән сортларны утырткан булганнар. 

«Бүгенге көндә күп кенә хуҗалыклар бәрәңгедән читләште я булмаса утырту мәйданын киметте. Әмма безнең көллият базасында элек-электән икенче икмәк игелгән, һәм бүгенге көндә дә бу эш туктатылмый. Моның өчен барлык төр техника һәм җайланмалар бар. Узган ел тәҗрибә өчен икешәр сетка алты төрле сорт бәрәңге алып кайткан идек. Безнең якның һава торышына, биредәге шартларга, әлеге басуга туры килә торганнарын сайлап алдык һәм быел күбрәк итеп утырттык. Бәрәңге яралган вакытта яңгырлар аз яуганлыктан, басуны су сибү агрегаты ярдәмендә даими рәвештә сугарырга туры килде. Шуны билгеләп үтәсем килә: узган ел белән чагыштырганда быел уңыш күпкә яхшырак. Әйтик, „Колумба“ сортлы бәрәңге бер гектардан якынча 300-400 центнер тирәсе чыкты, „Балтик Роуз“ дигән кызыл тышлы, сары эчле бәрәңге тагын да күбрәк булырга охшаган, берничә төп казып караган идек, аның вагы бөтенләй диярлек юк», — ди Алмаз Шиһапов.

Көллиятнең укыту-тәҗрибә хуҗалыгы — Түбән Шәмәрдән авылында. Агроном белән анда булып, бәрәңге алуның барышы белән таныштык. Көн саен алты студент чиратлашып комбайнга утырып йөри, икенче икмәккә ияреп менгән сабак, эре балчыклардан арындыра, черегәннәрен алып ташлый. 

«Биредә көллиятнең икенче-өченче курсында техник-механик, тракторчы белгечлеге буенча белем алучылар практика үтә. Иртәнге якта һәрберсенә техника куркынычсызлыгы таләпләре аңлатыла, инструктажга имзалар куела. Шуннан соң гына кырга чыгабыз. Көллияттә теоретик белем практика белән бәйләп алып барыла, студентлар барлык төр заман техникасында да эшләп карый, тәҗрибә туплый. Җәйге чорда егетләребез печән чабу, аны пресслауда катнашса, сентябрьдә җир эшкәртү тракторына, урып-җыю комбайннарына утыралар, бәрәңге җыюда һәм аны сортларга аеруда чиратлашып эшлиләр. Техника йөртү таныклыгы булган студентлар үзләре дә техника иярли. Чөнки техникага утырып карамыйча, ватылса, үз кулларың белән төзәтмичә генә аны өйрәнеп, барлык нечкәлекләренә дә төшенеп булмый. Без үзебез дә көн дәвамында егетләр янында. Бергәләп киңәшләшәбез, студентларның сораулары булганда, аларга җавап табабыз», — ди көллият директорының производствога өйрәтү һәм практика буенча урынбасары Илдар Әхмәдуллин.

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге җыю эшендә катнаша

Комбайн бункерыннан йөк машинасына бушатылганнан соң, җыелган бәрәңге саклау урыны, ягъни подвалга кайтарыла. Анда да озын транспортер янына студентлар тезелеп баскан, сигез егет шулай ук бәрәңгене калган балчыклардан чистарта, ярылганнарын, киселгәннәрен аерым чиләккә җыя. 

«Бәрәңгене саклауга куйганнан соң өрдерәбез, киптерәбез, икенче төрле әйткәндә, санитар период үткәрәбез. Бу эшләрнең барысы да бәрәңге яхшы саклансын, черемәсен өчен башкарыла. Уңышның күп өлеше ел әйләнәсе студентларга туклану өчен тотыла, утырту өчен булганнары аерып куела. Ә инде артып калганнары, әлбәттә, ярминкәләрдә сатыла», — ди көллиятнең укыту-тәҗрибә хуҗалыгы идарәчесе Алмаз Шиһапов.

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге җыю эшендә катнаша

Рузил Шәмсиев:

Көллияткә Вахит авылыннан йөреп укыйм, техник-механик һөнәрен үзләштерәм. Басуга бәрәңге җыярга йөрү бик ошый. Бер ияләнгәч, авырлыгы юк. Киләчәктә иң элек килешү буенча өч ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә планлаштырам, аннары инде күз күрер. 

Адель Гыйльметдинов:

Мин — көллиятнең өченче курс студенты. Бер атна дәвамында иптәш егетләр белән транспортерда бәрәңгене балчык-чүпләрдән аеру эшен башкарабыз. Көненә 6-8 сәгать эшлибез. Төшке һәм кичке ашны бирегә алып киләләр. Практик дәресләрне аеруча көтеп алам. Чөнки безне бик күп заманча техникада эшләргә өйрәтәләр. Диплом алгач та, авыл җирлегендә каласым килә.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев