Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каенсар авылыннан Тәлгать Хисмәтуллин 34 ел трактор иярли

Тырыш, уңган, шул ук вакытта аз сүзле, тыйнак... Әлеге сүзләр "Урал" хуҗалыгының Каенсар авылындагы бүлекчәсендә тракторчы булып эшләүче Тәлгать Хисмәтуллин турында.

Чыннан да, Тәлгать абый үтә тыйнак кеше булып чыкты. Үзе турында зурлап әллә ни сөйләмәде, тормышы, хуҗалыктагы эшчәнлеген гади генә әйтеп үтте.
Тәлгать абый өч балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килгән. Әтисе гомере буе тимер юлда хезмәт куйган, ә әңгәмәдәшем исә тракторчы һөнәрен сайлаган. Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан соң, 1983 елда "Маяк" күмәк хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәргән. Тәлгать абыйның беренче иярләгән тимер аты чылбырлы "Алтай" тракторы була.
-Хуҗалыкның көчле, алга киткән вакытлары иде, шуңа күрә авылдан читкә китү күңелгә кереп тә карамады, - дип, яшь чакларын искә алды ул. - Бер тракторда ике кеше сменалап эшләдек. Төнне дә басу-кырларда үткәрергә туры килде. Яшь чак бит, кич тә чыгасы килгәндер, әмма бер ияләнгәч, авырлыгын тоймаганбыз.
Әмма бер дә зарланып түгел, киресенчә, сагынып искә ала ул чакларны. "Хәзер кеше дөнья куа, элекке вакытларда тормышлар күңеллерәк, кешеләрнең дә йөзләре нурлы, бәхетле иде", - ди ул.
Тәлгать абыйның МТЗ-82 тракторына утырганына да утыз ел булган инде. Ул иртә яздан алып, кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып керми: бәрәңге утыртуда, җыеп алуда катнаша, салам төргәкли, ә кыш көне исә ферма тирәсендә эш бетми ди, шулай ук техникасын көйләп-ремонтлап торырга да вакыт таба.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 6 октябрь саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев