Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Игенче Плюс”: җисеме исеменә туры килсен

"Республика бездән 300 тонна сөт көтә", - дип башлады сүзне "Игенче Плюс" җәмгыятендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев. Әлеге күрсәткечләргә чыгу өчен резервлар бар, ди белгечләр дә, мөмкинлекләрдән тулаем файдалана белергә генә кирәк. Семинар барышында продукция җитештерүне арттыру өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр. "Игенче Плюс"...

"Республика бездән 300 тонна сөт көтә", - дип башлады сүзне "Игенче Плюс" җәмгыятендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев. Әлеге күрсәткечләргә чыгу өчен резервлар бар, ди белгечләр дә, мөмкинлекләрдән тулаем файдалана белергә генә кирәк. Семинар барышында продукция җитештерүне арттыру өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр.

"Игенче Плюс" җәмгыяте 2016 елның апрель аеннан аерым хуҗалык булып формалашып эшли башлаган иде, баксаң, инде бер елга якын вакыт үтеп тә киткән. Тәмам таралыр дәрәҗәгә җиткән хуҗалык авырлык белән булса да аякка басып, алга таба атлавын дәвам итә. Билгеле, авыл хуҗалыгында бер ел эчендә генә зур үзгәрешләргә ирешү мөмкин түгел, әмма дилбегәне бүгеннән ныклап тотмасаң, иртәгә инде соң булуы бар.

-Без килеп эшли башлаганда хуҗалык бик авыр хәлдә иде. Җирләр эшкәртелмәгән, малларга ашатырга юк, хезмәт хаклары бирелми, - ди җәмгыятьнең директоры Ришат Әскәров. - Чәчүгә керешер вакыт җиткән, ун көн эчендә булган техниканы туплап, кырга чыгып киттек. Анда нинди уңышка өмет итәсең... Бүгенге көндә исә кайсы гына тармакны алсак та үсеш белән барабыз. Хезмәт хакларын да айныкын айга биреп барырга тырышабыз.

Хуҗалыкта бүгенге көндә 1910 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 626сы - савым сыерлар. Үткән ел бу вакытка мал саны 1685 баш булган. Белгечләрнең киңәшләрен исәпкә алып, сыерларны группаларга бүлгәннәр, ашату рационы булдырганнар, сменалы эш тәртибе керткәннәр. Бозауларның сакланышына да игътибар бирәләр. Алдагы елларга караганда үлем күпкә кимегән. Моның өчен утарларны агартып, чистартып, санитар таләпләрне үтәгәннәр, ветеринария чаралары да вакытында башкарыла, диделәр.

"Игенче Плюс" хуҗалыгы белән бер вакытта оешкан "Вахитов" җәмгыятендә бүгенге көндә бер сыердан уртача 19 литр сөт савалар, ә биредә ул уналты литрны тәшкил итә. "Алар да әллә ни яңалык уйлап чыгармадылар, тәртип оештырдылар, урлашуга чик куйдылар, малларны тәрбияләүгә, ашатуга игътибарны арттырдылар. Ә мал азыгының сыйфаты һәм үрчем булу - сыерларның продуктлылыгына тәэсир итә торган төп шартлар, - ди белгечләр. - Шул ук вакытта малларны чистарту, утарларга саф һавага чыгару, абзарларны җилләтү һәм башка шундый бер карашка гади генә тоелган эшләрне дә онытырга ярамый". Быел биредә азыкның сыйфатсыз һәм җитәрлек күләмдә булмавы да үткән еллардагы салкын караш нәтиҗәсе. Шуңа күрә игенчелеләр быелгы язга ныклап әзерләнергә булганнар. Үткән ел көздән чәчүлек җирләрен яхшылап сукалаганнар. "Терлек азыгы үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтәчәкбез, - диде Ришат Әскәров. - 1920 гектар җирдә язгы культуралар чәчеләчәк, 905 гектар җирдә кукуруз үстерергә ниятлибез, 382 гектарны күпьеллык үләннәр алып тора. 63 гектар җирдә орлык өчен югары сыйфатлы люцерна чәчәргә уйлыйбыз. Хәзерге вакытта актив рәвештә техника ремонты бара. 250 тонна аммиак суы алып кайтып куйдык. Ул инде басу-кырларга унбиш ел кертелмәгән булган.

"Сыерларны 900 башка җиткереп, унбиш-уналты тонна сөткә чыгарга уйлыйбыз", - дип, башкаручы директор киләчәккә планнары белән дә уртаклашкан иде. Әмма аны: "Максатлар югарырак булырга тиеш, ел ахырына егерме тонна сөт савуны планлаштырабыз", - дип төзәттеләр. Моңа ирешү өчен бүгеннән эш башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев