Язгы чәчүгә әзерлек: “Восток-Агро”да тикшерү узды
“Восток-Агро” җәмгыятенең баш инженеры Тәлгать Юнысов сүзләренә караганда, хуҗалыкта барлыгы 50гә якын берәмлек тәгәрмәчле техника исәпләнә.
Ел саен язгы чәчү кампаниясе алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны тикшерү үткәрелә. Без Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Алмаз Вәлиев белән бергә “Восток-Агро” хуҗалыгында булып кайттык.
– Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларга карау уздыру 21 мартта “Вахитов” җәмгыятендә башланып китте. Бүгенге көндә районның агросәнәгать комплексында исәптә торучы техникалар саны 700гә якын. Техник карау вакытында транспорт чарасы ГОСТ таләпләренә туры китереп ремонтланган, юылган һәм буялган булырга тиеш. Шулай ук без документларны тикшерәбез, механизаторның таныклыгындагы категориясенең туры килүенә һәм башка таләпләргә игътибар итәбез. Һәрбер техникада аптечка, авария билгесе һәм янгын сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри. Әгәр дә кимчелекләр ачыкланса, кисәтү ясала һәм карау акты бирелә – бу очракта техника тикшерү узмаган дип санала. Барлык җитешсезлекләр бетерелгәннән соң гына рөхсәт талоны тапшырыла, – дип сөйләде Алмаз Вәлиев.

“Восток-Агро” җәмгыятенең баш инженеры Тәлгать Юнысов сүзләренә караганда, хуҗалыкта барлыгы 50гә якын берәмлек тәгәрмәчле техника исәпләнә.
– Бүгенге көндә хуҗалыктагы барлык техникалар да язгы кыр эшләренә тулысынча әзерлек сызыгына куелды. Механизаторлар тулы составта эшли, һәркайсы үз бурычына җитди һәм җаваплы карый.
Алар билгеләнгән вакытка техникаларын төзекләндереп, ремонт эшләрен сыйфатлы итеп тәмамладылар. Әлбәттә, бүгенге икътисадый шартларда бер генә хуҗалыкның да финанс хәле мактанырлык түгел, дип әйтергә мөмкин. Шулай да, тулаем алганда, ремонт кампаниясе авырлыкларсыз узды. Барлык кирәкле запас частьлар вакытында кайтарылды, техниканы әзерләү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнде. Бу максатларга якынча 6 миллион 500 мең сум күләмендә акча тотылды. Әлеге суммага тракторларны гына түгел, ә барлык автомобиль, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм әзерләү эшләре дә керә. Шуңа күрә хуҗалык язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыгар дип ышанабыз, – диде Тәлгать Юнысов.
Инсаф Касыймов, Зур Сәрдек, механизатор:

– 2023 елда Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан соң, үзебезнең хуҗалыкка эшкә кайттым. Авыл тормышын яратам, аның һавасы ук икенче бит. Бүгенге көндә мин МТЗ1221 тракторында йөрим. Кыш буе урамнарны кардан ачтык һәм башка төрле эшләрдә катнаштык. Техникаларны үзебез ремонтлап чыктык, авырлыклар булмады, сораган запас частьларны алып кайтып тордылар. Хәзер инде чәчүне көтәбез, аңа без тулысынча әзер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев