Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары узды

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж хәзерләү дәвам итә.

Кыр эшләре игътибар үзәгендә

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы семинары узды. Очрашуда урып-җыю кампаниясенең барышы, авыл хуҗалыгында заманча техникалар куллану, югары нәтиҗәле культураларны, шул исәптән көзге рапсны үстерү технологиясе, җир эшкәртү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Ай саен үткәрелә торган мондый очрашулар инде матур традициягә әверелде. Алар яңалыклар белән уртаклашу, тәҗрибә алмашу һәм көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Бу хакта район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.

«Быел игеннәр матур, һава шартлары да игенчеләр өчен уңайлы», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
«Быел игеннәр матур, һава шартлары да игенчеләр өчен уңайлы», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

— Мондый семинарлар һәр ай саен аерым бер хуҗалыкның эшчәнлеге, кырларның торышы, терлекчелек тармагындагы эшләр белән танышу мөмкинлеге генә түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне уртага салып фикер алышу урыны да, — диде ул. — Урып-җыю кампаниясе башланды. Быел игеннәр матур, һава шартлары да игенчеләр өчен уңайлы.

Бөртеклеләрне җыеп алу өчен техникалар әзер, механизаторлар җитәрлек икән. «Әмма җитештерелгән продукциягә бәяләрнең түбән булуы борчу тудыра. Сату бәясе күп очракта продукциянең үзкыйммәтенә генә тиң. Безнең район терлекчелек юнәлешендә эшли, шуңа күрә сатарлык ашлык күп түгел. Шулай да һәрвакыт яхшыга өметләнәбез: сөт, ашлык хаклары күтәрелер дип ышанабыз»,  — дип сөйләде Сергей Димитриев.

Бөртеклеләрне җыеп алу өчен техникалар әзер, механизаторлар җитәрлек.
Бөртеклеләрне җыеп алу өчен техникалар әзер, механизаторлар җитәрлек.

Уңыш-2026

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең 9 мең 500 гектар сөрүлек җире бар. Шуның 3 мең 100 гектарында — бөртекле культуралар, 5 мең 950 гектарында азык культуралары үстерелә. Соңгысының 2 мең 100 гектары кукурузга бүленгән. Шуның 1 мең 500 гектарын орлык өчен, 300 гектарын корнажга, калганын силоска файдаланырга планлаштыралар.

Хуҗалык җитәкчесе Рафис Баһаветдинов сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта көзге культураларның соңгы гектарларын җыеп алалар, тиздән арпа суктыруга керешәчәкләр.

— Бүген көзге арыш басуларында җиде ашлык җыю комбайны эшли. Уңыш гектарыннан уртача 32 центнердан артып китә. Бер басудагы көзге бодай исә гектарыннан 39 центнердан артык чыкты. Ашлыкны ындыр табагына биш КамАЗ машинасы ташый, шуларның өчесе — прицеплы. Ике ашлык киптерү җайланмасы эшли. Алга таба тагын берсен урнаштырырга ниятлибез, хәзер моның өчен документлар рәсмиләштерелә, — дип сөйләде ул.

Хуҗалык җитәкчесе Рафис Баһаветдинов сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.
Хуҗалык җитәкчесе Рафис Баһаветдинов сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.

Хуҗалыкның баш агрономы Рамил Гатауллин әйтүенчә, хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж хәзерләү дәвам итә, өченче кат та өлгереп килә.

Быел әсәнбашлылар техник культуралардан 450 гектарда соя һәм көнбагыш үстергәннәр. Моннан тыш, көзге рапс игеп тә карарга җыеналар. Аны 250 гектарда чәчү планлаштырылган. Моның өчен басулар инде әзерләнгән, туфракта дым җитәрлек булган көннәрдә чәчү эшләрен башкармакчылар.

— Бу — безнең өчен яңа тәҗрибә. Әгәр рапс үзен акласа, киләчәктә аның чәчү мәйданнарын арттырырга уйлыйбыз, — диде Рамил Гатауллин.

Быел әсәнбашлылар техник культуралардан 450 гектарда соя һәм көнбагыш үстергәннәр.
Быел әсәнбашлылар техник культуралардан 450 гектарда соя һәм көнбагыш үстергәннәр.

Семинар ахырында катнашучылар пленар өлештә фикер алыштылар. Очрашуда күтәрелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр авыл хуҗалыгы эшләрен нәтиҗәлерәк алып барырга ярдәм итәр, дигән уртак фикер яңгырады.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев