Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде

Очрашуда көн кадагындагы язгы кыр эшләре мәсьәләләре, игенчелек продукциясенең үзкыйммәтен киметү турындагы актуаль темалар да каралды.

Чираттагы авыл хуҗалыгы семинары «Уңыш» җәмгыятендә үткәрелде. Чарада катнашучылар мал торакларын карадылар, терлекләрне дөрес итеп тәрбияләү турында сөйләштеләр. Шулай ук очрашуда көн кадагындагы язгы кыр эшләре мәсьәләләре, игенчелек продукциясенең үзкыйммәтен киметү турындагы актуаль темалар да каралды.

Семинарда Ташлы Елга авылындагы фермада башланып китте. Бирегә җыелу юкка гына түгел, чөнки монда хуҗалык өчен әһәмиятле шактый эшләр башкарылды, дип билгеләп үтте җәмгыятьнең директоры Раил Галимуллин.

«Районда соңгылардан булсак та, үткән ел әлеге территориядә азык цехы урнаштырып эшләтеп җибәрә алдык. Аның җиһазлары һәм бинасы 8әр миллион сумга төште. Бүгенге көндә анда 70 тонна азык җитештерелә. Шулай ук бу фермада малларны бәйләүсез асрау өчен ике абзарны реконструкцияләргә һәм саву залы урнаштырырга уйлыйбыз. Моның өчен кредит алдык, хәзерге вакытта төзелеш оешмасыннан егетләр килде, эш башланып китте. Төзелешнең беренче этабында 200әр терлеккә - ике мал торагы һәм 1 мең савым сыерга исәпләнгән саву залын сафка бастырырга планлаштырабыз. Әлеге эшләр сентябрь аенда төгәлләнер дип уйлыйбыз», - диде ул.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk