Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районының «Уңыш» җәмгыятендә язгы кыр эшләре дә уңышлы гына башланып киткән

Хуҗалыкның барлыгы 5543 гектар сөрүлек җирләре бар.

«Уңыш» җәмгыятендә язгы кыр эшләре дә уңышлы гына башланып киткән. Хуҗалыкның барлыгы 5543 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 2303 гектарын бөртеклеләр алып торса, калган мәйданнар азык культураларына бүлеп бирелгән.

«Хәзерге вакытта көздән сукалаган җирләрдә дым каплатабыз, игеннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландырабыз. Тырмаларга ашыгып кузгалмадык, үткән атнаның дүшәмбесендә генә басуга чыктык. Иң элек тау битләре, калку урыннардан башладык. Чөнки аларда дым югалу куркынычы башка участокларга караганда зуррак. Хәзерге вакытта 1200 гектар җирдә дым каплатылды. Без чәчүгә дә әзер, техникалар старт бирелгәнне генә көтә. Әлегә буш техникалар тирес чыгару белән мәшгуль. Үткән ел машина-трактор паркы 34 миллион сумнан артыкка яңартылды. “Фиат” чәчү комплексы белән К-744 куәтле тракторы, үзйөрешле печән чапкыч, ике чизельле сука, катнаш чәчү алды комплексы, тырмалар сатып алынды. Шулай ук эретмә үзәге булдырылды», - диде җәмгыятьнең директоры Раил Галимуллин.

Район башлыгы Сергей Димитриев иген үстергән вакытта алдан ук аның үзкыйммәтен киметү турында уйларга киңәш итте. Малга ашаткан азыкның бәясе никадәр югары булса, сөтнең дә үзкыйммәте шуннан чыгып арта бит, дип билгеләп үтте ул.

«Терлекчелектә ветеринария белгечләре малларның канын алып тикшерә һәм аңа нинди витаминнар җитмәгәнен ачыклый. Игенчелектә тә шундый ук анализ, туфрак, үләннәрне тикшерү булырга тиеш. Бәлки без дөрес минераль ашламалар кулланмыйбыз, юкка акча сарыф итәбездер. Туфракка, үсемлеккә җитмәгән компонентларны лабораториядә ачыкларга һәм эш планын шуннан чыгып төзергә кирәк. Чөнки болар барысы да җитештергән продукциянең үзкыйммәтендә чагылыш таба», - диде Сергей Димитриев.
 
Югары Шөннән Роман Ачкеев К-742 тракторы белән дым каплатуда эшли. /Раил галимуллин фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk