Лилия НУРГАЛИЕВА автор яңалыклары
-
Кукмара районында яшәүче хатын-кызлар үзләренең парлары белән танышу тарихын сөйләделәр
Гаилә кору, кавышу, әлбәттә, танышудан башлана. Бүгенге бәйрәм уңаеннан өлкән буынның танышу тарихлары турында тыңлап китик әле.
-
Сергей Димитриев Кукмарада Кукмарада «Галстуксыз очрашу» дип аталган очрашуда катнашты
Район башлыгы яшь буынның сорауларына җавап бирде.
-
Кукмарада давыл узды
Давыл вакытында ут чыбыкларына, хәтта машинага да зыян килә.
-
Балыклы авылыннан Мәүлидә Хамматова рәсем ясарга сәләте әтисеннән күчсә, тегәргә яратуы - әнисеннән
Балыклы авылында яшәүче Мәүлидә Хамматованың өенә үткәч тә, үзеңне әле дә урамда, җыйнак, матур гына ишегалдында кебек хис итәсең.
-
Тәмле телле, ихлас, кешелекле, юмарт ул Кукмарадан Ольга Юскаева
...Әтисе Федорның сугыштан кайткан көненә инде 77 ел вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә аның. 1945 елның ноябрь ае. Өйләренә якын гына булган мәктәпнең икенче сыйныфында дәрес бара. Шулчак укытучы сөйләгәнен бүлеп, ишек шакыйлар. «Әлинкә, әтиең сугыштан кайткан икән бит, әнә туганың шуны әйтергә килгән, бар, өеңә кайт, яме», - ди укытучы апасы, аңа елмаеп.
-
Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була
Чара чаңгы базасында узачак.
-
Матбугат көне уңаеннан редакция коллективы үзе турында сөйләргә булды
Матбугат ветераннарын, үзхәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз!
-
Редакция кызлары Гайнановларда кунакта булды
«Тәрәзә юа кызлар» акциясенә нәтиҗә ясау көнен бигрәк түземсезләнеп көтеп алдык. Чөнки җиңүченең кем булуын белү үзебезгә дә аеруча кызык иде.
-
Кукмаралылар Лесхоз авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты-интернатында булып кайттылар
Алар концерт программасы әзерләделәр.
-
Олыязда республикакүләм «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция үткәрелде
Әлеге чарада Казан кунаклары, якташларыбыз - татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, язучы, шагыйрә Рифә Рахман һәм республика Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксановаларның катнашуы аны тагын да мәртәбәлерәк итте.
-
Янсыбы авылыннан Суфия Җиһаншина: мәшәкатьтән куркып яшәмәдем
Алдан ук әйтеп куям, сөбханалла, күз тимәсен дип укый башлагыз әле әлеге язманы. Чөнки Янсыбы авылында яшәүче 76 яшьлек Суфия апа Җиһаншина кебек үз көче белән тормыш итүчеләр районыбызда башка юктыр да.
-
1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, әмма бөтен кеше эшли, ял итүче генә юк
Әйләнә-тирәмдә Чулпаннар күп. Килендәшем Чулпан, күршем Чулпан, дустым Чулпан... Танышларым арасында да бу исемле хатын-кызлар берничә. Белгәнебезчә, әлеге исем таң йолдызы дигән мәгънәгә ия. Кызыксынып тагын эзләндем: Венера планетасы дигәнне дә аңлата икән әле. Чулпан исеменең синонимнары да бар: Венера, Зөһрә. Май бәйрәмендә минем Чулпаннарым (һәм Венера, Зөһрәләр дә) нинди эшләр белән мәшгуль булырга планлаштыралар икән? Шул турыда сөйләшеп алдык әле.
-
«Хезмәт даны» газетасы оештырган акциянең җиңүчеләре билгеле булды
Әлеге акциядә җиңүчебезгә без, редакция кызлары, бүләк ясарга булдык: язгы матур бер көндә шул кешенең өенә барып, тәрәзәләрне юып бирәбез.
-
Вахит авылында Нәсыйх Рәхимуллин истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде
Вахиткә үзебезнекеләрдән тыш башка төбәкләрдән: Малмыж, Шәмәрдән, Әтнә, Казан, Балтач командалары килүе дә аны кызыклы һәм мавыктыргыч итте.
-
Кукмарада ике машина йөртүчене исерек килеш рульгә утырганга хөкем иттеләр
Ир-атлар 30 мең сумга штрафка тартылган, шулай ук ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.