Автор автор яңалыклары
-
Сагындырдың, яз кояшы!
Редакциягә яз февраль урталарында ук килеп керде. Дөресрәге, аны яшелчә, чәчәк орлыклары сатучы ханым алып керде: ул өстәл өстенә таратып салган, тышына помидор, кыяр, кишер рәсемнәре төшерелгән пакетлардан туфрак, яшел үлән исе бөркелгәндәй булды. Аңа кадәр үк инде "Борыч чәчтеңме?", "Борычың тишелдеме?" дип сөйләшә башлаган идек. Ни дисәң дә, иң...
-
Фото: Кукмара гимназиясе укучылары китапханә белән танышты
Балалар китапханәсендә Кукмара гимназиясенең 1Б сыйныфы укучылары өчен китапханә дәресе үткәрелде. Алсу Баһавиева китапханәнең бүлекләре, китапларны киштәләрдә урнашу тәртибе, үз-үзеңне тоту, китапны саклау турында сөйләде. Балалар абонемент, формуляр, картотека, каталог кебек яңа сүзләр белән танышты, газет-журналлар, яңа кайткан китаплар карады. Дәрес ахырында балалар китапханәгә язылып, китаплар алды.
-
Казанда һәлак булган Росгвардия сугышчысын искә алдылар
Денис Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.
-
Фото: “Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә семинар булды
"Әсәнбаш Агро" җәмгыятендә район җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның февраль аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның "Заря" бүлекчәсендә мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук машина-техника ремонты белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде....
-
Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк
Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган.
-
Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Бүген, 28 февральдә, район Советының утырышлар залында террорга каршы район комиссиясенең һәм район оператив төркеменең киңәйтелгән бердәм утырышы үтте.
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән.
-
Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде
Кукмара мәдрәсәсендә инде традициягә әверелгән "Мөслимнәр бәйгесе" дип аталган бәйге уздырылды. Моңарчы үткәрелгән ярышларда фәкать биредә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгысы инде республикакүләм чара буларак үтте. Казандагы "Ислам динен кабул итүгә бер мең ел" исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге, данлыклы "Мөхәммәдия", Мамадыш мәдрәсәләренең, алдан килешенгәнчә, кичке бүлекләрендә укый...
-
Фото: Юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән
Һәлакәт М5 федераль юлында Олы Теләк авылыннан ерак түгел килеп чыккан.
-
Татарстанда яз кайчан җитә?
Республикада кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды.
-
Нурулла Шәфигуллин иҗатташ дуслары белән зурсәрдеклеләргә ял бүләк итте
Авылдашыбыз Нурулла Шәфигуллин Алабуга шәһәренең "Чулман" әдәби берләшмәсенә йөреп, шигырьләр иҗат итә. Дуслары белән Зур Сәрдеккә очрашуга кайтып, авылдашларга әллә никадәр яңа шигырьләр, җырлар бүләк итеп киттеләр.Янсыбы кызы Тәслимә Кәримованың шигырьләре, Мироваевлар гаиләсенең җырлары, Нурулла абыйның үзенең чыгышлары тамашачыны ике сәгать дәвамында шигырь-җыр дулкынында тибрәтте, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Гөлназның китәсен белгәч, Ришат Төхвәтуллинның кәефе төшкән
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева "Җәннәт" (Джаннат) псевдонимы белән Россия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Тиздән ул Мәскәүгә күченеп үз проектын башлап җибәрә, дип яза Шәһри Чаллы.
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Фото: Зур Сәрдек егетләре белән горурланабыз
Зур Сәрдектә уздырылган "Ягез әле, егетләр!" шоу-тамашасында егерме егет халыкка тамаша күрсәтте. Хәрби-патриотик, спорт, мәдәни биремнәрне тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп башкардылар алар. Мәртәбәле жюри командаларның тырышлыгын югары бәяләде. Нинди генә чара уздырсак та зур активлык күрсәтүче яшьләребез белән горурланып яшибез, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Фото: Сазтамак авылында табышмаклар кичәсе үткәрелде
Сазтамак авылы балалар бакчасында "Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз" Бөтенроссия акциясе кысаларында табышмакларга багышланган кичә үткәрелде. Бу чараны Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова оештырды. Ул балаларга төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим итте. Нәниләр аларга бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан китапханәче...