«Хәлең ничек?» — бер сорау белән дә күңел җылына
Бүгенге заманда һәркем үз эше белән мәшгуль булса да, иң авыр вакытта терәк булучы — ул туганнар.
Туганнар күп булса да, хәзер сирәгрәк күрешәбез. Элек авылда һәр бәйрәмдә җыелышып утыра идек, табын тулы ризык, сөйләшү, көлү... Хәзер һәркемнең эше, балалары, вакыт юк, диләр. Әмма туган белән ара өзелмәсен иде. Авыр чакта бит барыбер иң беренче булып туган килеп җитә.
Кичә генә сеңлем шалтыратты: «Хәлең ничек?» — ди. Менә шул сүз үзе дә күңелгә рәхәтлек бирә. Бер җылы сүз, бер шалтырату күп вакыт сорамый, ә кеше шатлана. Туганнар арасында аралашу булса, күңел дә тыныч.
Кем әйтмешли, туганлык — кан белән генә түгел, күңел белән дә саклана торган нәрсә ул.
Мөршидә
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев