Шулай да була: тешлэр дә картая икән
Картлык шундый нәрсә, синең һәрбер әгъзаңны, һәрбер тамырыңны, һәрбер күзәнәгеңне үз артыннан өстери.
Ирем тешен чистарткан саен миңа: «Яшь чагында теш пасталары бик әйбәт, тешләрем ап-ак булып кала иде, хәзер юньле паста да алып кайтмыйсың, — ди. — Чистартам, чистартам, тешләрем һич кенә дә агармый бит...»
— Үз гомереңдә берәр тапкыр паста алганың бармы, исеңә төшер әле? — димен. — Кибеткә төш тә, кибетчеләрдән шәп паста сора, аннан тешең ап-ак булыр.
Алып кайтты бит, ләкин тешләре генә агармый.
— Мин ничек агартуның ысулын беләм: чәй содасы кулланып кара.
— Агармады аның белән дә.
— Соң, җаныкаем, сиңа ничә яшь соң? Бу яшьтә күпләрнең авызларында куйган теш. Каралган булса да, синең — үзеңнеке, күзләр тимәсен, рәхәтләнеп чәйнәп ашыйсың, шуңа сөен, — димен. — Яшь вакытта гына тешләр ап-ак була, үзең картайгач, алар да картаялар шул...
Менә шулай, тешләр темасында, тормыш юлдашым — мине авырлыклардан саклаучым белән, пастада гаеп түгеллегенә инандык.
Картлык шундый нәрсә, синең һәрбер әгъзаңны, һәрбер тамырыңны, һәрбер күзәнәгеңне үз артыннан өстери. Бу — табигать законы, аны үзгәртергә беркемнең дә көченнән килгәне юк әле. Шулай бит, милләттәшләрем.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев