Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Онытылмаслык маҗара: Апа, телефоныгыз «үлгән»

Элек хәбәрләшү чарасы хат, телеграмма һәм стационар телефон аша аралашу пункты булды.

Эшләп торган телефоныма нидер булды, зарядка алмый башлады. Башка кайгы төште бит: аннан башка нишләрмен? Киттем ремонт мастерскоена. Аны караганнан соң:

«Апа, телефоныгыз „үлгән“, эшкә яраксыз», — диделәр.

Шулайдыр инде, җиде ел эшләде бит. 

Яшьләр кебек әбиләр дә заманадан калышмый хәзер, телефоннан башка эш харап. Ни генә эшләсәң дә, алдынгы технологияләр заманында яшибез бит.

Шулай итеп, яңа телефон алдым. Күп әйберләрен белеп бетереп булмый, элеккегесенә охшамаган, программаларны көйләү дә безнең кулдан килә торган эш түгел. 

Шәһәрдәге бер телефон офисына юл тоттым. Андагы хезмәткәрләр телефоныма иң кирәкле мессенджерларны урнаштырып бирделәр, үҗәтләнеп сорагач, татарча хәрефләр дә куелды. Кош тоткандай сөендем, хәзер, рәхәтләнеп, үзебезчә, татарча яза алам. Минем өчен ярты сәгать вакытын әрәм иткән кызга уңышлар теләдем. Ул акча да алмады. Менә шундый ул Кукмара халкы: бер-берсенә булышырга гына тора. 

Бер истәлекле вакыйганы язып үтим әле. Кәрәзле телефоннар юк заманда булды ул. 1988 елда эшемнән Абхазиянең Новый Афон шәһәренә 18 көнлек юллама бирделәр. Самолет белән ике сәгатьлек юл иде ул, билет бәясе — 36 сум. 

Абхазиягә барып җиткәннән соң, почтага кереп: «Мин килеп җиттем», — дип телеграмма җибәрдем. Бу шәһәрдә еш кына ут сүнә дип әйттеләр. Тау арасы булгангамы, тиз генә электр челтәрләрен ремонтлый да алмаганнардыр. Тик без ял иткәндә андый хәл булмады. Әмма шуңа да карамастан телеграммам үзем кайтканда гына өйгә килеп җиткән иде. Еракка чыгып китсәң, кайда, нишләп йөргәнеңне беркем белми торган заман булган.

Ул елларда хәбәрләшү чарасы хат, телеграмма һәм стационар телефон аша аралашу пункты булды. Ә хәзер, Аллага шөкер, рәхәтлек, шөкер итеп яшәргә кирәк. Ил-көннәребез генә тыныч булсын. 

Рафилә Фәттахова, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев