Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Наратлыкны чүпләп бетергәннәр

Мин Рудник авылына кунакка килгәлим. Янәшәсендәге нарат урманына барып, яшел күркә, нарат бөресе җыеп кайтам, көзен гөмбә җыям. Биредә аңкыган сагыз, ылыс исләре сулышларымны киңәйтеп җибәрә. Урманның матурлыгы күңелемә шифа бирә. Бу наратларга йөз елдан артык, бәлки, йөз илле еллап бардыр. Бакыр рудасы чыгарылган урыннарга кеше куллары белән утыртылган алар....

Мин Рудник авылына кунакка килгәлим. Янәшәсендәге нарат урманына барып, яшел күркә, нарат бөресе җыеп кайтам, көзен гөмбә җыям. Биредә аңкыган сагыз, ылыс исләре сулышларымны киңәйтеп җибәрә. Урманның матурлыгы күңелемә шифа бирә. Бу наратларга йөз елдан артык, бәлки, йөз илле еллап бардыр. Бакыр рудасы чыгарылган урыннарга кеше куллары белән утыртылган алар. Шул кешеләргә күңелемнән рәхмәт укыйм. Соңгы елларда ял итәргә килүчеләр наратлыкны чүпләп бетергәннәр иде. Аракы шешәләре, сыйланудан калган төрле савытлар, пакетлар, өстәвенә үсеп утырган агачларны кисеп, учак ягулар дисеңме - барысын әйтеп бетермәле түгел. Үткән елны, кемнәр булгандыр, бу чүп-чарны ялт итеп җыештырып алдылар. Әмма табигать кочагында ял итәргә яратучылар, аларның хезмәтенә төкереп, урманны тагын чүпли башлаганнар. Йөрәк елый бу хәлне күреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев