Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Мәхәббәт: элек һәм хәзер

Мәхәббәтсез тормыш күңелсез, ул тормышны матурлый, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Мәхәббәт ул яшь чакта гына түгел, гомер буе кирәк икән. Кеше яратмыйча яши алмый. Яшь чакта йөрәк кыбырсый, күзгә бер караш җитә — дөнья онытыла. Безнең вакытта хәзерге кебек телефоннар юк, хат көтеп алып укыганда куллар калтырый иде. Хәзер генә көлеп сөйлибез, ә ул чакта йөрәк дөп-дөп тибә иде.

Мәхәббәт — ул бары тик матур сүзләр генә түгел, ә бер-береңне аңлау, ярдәм итү, кичерә белү дә. Бергә тормыш итү — җиңел түгел, тик мәхәббәт булса, барысын да җиңеп була.

Еллар узса да, күңелдәге җылылык сүнмәсен. Кайчак ир белән хатын сүзгә килә, ләкин кич белән барыбер бер чәй өстәле артына утыралар — менә шул чын мәхәббәт инде ул. Яраткан кешең яныңда булганда, гомер дә матуррак үтә.

Газета укучы

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев