Күңелдәге сорау: ул мине дус итәме?
Кайчак күңелне ачып сөйләшәсе килә, ләкин аңламас дип куркам.
Кайчак уйланып куям: дустым минем белән чын күңелдән дусмы, әллә бары тик кирәк чакта гына искә төшерәме икән? Чөнки ул күбрәк нидер сораганда яза. Авыр вакытында ярдәм итәм, тыңлыйм, янәшә булырга тырышам. Ә миңа кирәк булганда, еш кына вакыты табылмый.
Мин аны югалтырга теләмим, шуңа күп нәрсәне эчкә җыям. Ләкин күңелдә сорау һаман кала: әгәр мин ярдәм итә алмасам яки беренче булып язмасам, безнең дуслык сакланыр идеме икән? Бәлки мин артык шикләнәмдер. Әмма чын дуслык ике яктан да булырга тиештер бит. Кайчак күңелне ачып сөйләшәсе килә, ләкин аңламас дип куркам.
Шуңа үз-үземә генә сорау бирәм: дустым мине чынлап кадерлиме, әллә мин аңа бары уңайлы кеше генәме?
Алия, Кукмара
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев