Кичә һәм бүген: Әллә элек яхшырак идеме
Үз-үзеңнән сорарга кирәк: «Мин 20 елдан соң менә бу көнне җылылык белән искә алырлык итеп, нәрсә эшли алам?»
Сез дә игътибар итәсездер: без чагыштырырга яратабыз. Күпчелек очракта элеккеге вакытлар, вакыйгалар җиңеп чыга. Еш кына: «Моннан берничә дистә ел элек продуктлар арзанрак, икмәк тәмлерәк, колбаса яхшырак, кешеләр игелеклерәк, күршеләр ярдәмчелрәк иде», — кебек сүзләр ишетергә туры килә. Әмма заманны сайлап булмый. Һәр чор үзенчә кызыклы. Үткәнгә артык ябышып, без хәзергене бәяләми башлыйбыз, бүгенгенең чын өстенлекләрен күрми калабыз.
Безгә хәзерге белән яшәргә кирәк. Чөнки тормыш нәкъ менә монда һәм хәзер бара — тиз, катлаулы, ләкин гаять кызыклы заманда. Бу чорда сайлау, өйрәнү, ялгышу, тормышыбызны үзгәртү хокукы һәм мөмкинлегебез бар — без сагынып искә алган элеккеге вакытларда мондый ирек булмаган. Үз-үзеңнән сорарга кирәк: «Мин 20 елдан соң менә бу көнне җылылык белән искә алырлык итеп, нәрсә эшли алам?» Шул чакта сезнең бүгенгегез киләчәктә үзегез өчен яхшы һәм чын үткәнгә әвереләчәк.
Алсу Гарипова, Кукмара
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев