Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Кибеткә йөрүнең үз «тәме» бар

Өлкән буын нидер алу өчен кибеткә баруын планлаштыра, бәяләрне чагыштыра, акчаны алдан җыя. Ә яшьләр исә кирәкле һәрнәрсәне теләсә кайсы вакытта «заказ» биреп кайтартып була дигән хис белән яши.

Кичә генә әле без кибетләргә барып, кирәк-яраклар сайлый, сатып ала идек. Сәүдә ноктасына бару ул әйбер алу гына түгел, ә күңелле ял да иде: әлеге процесстан ләззәт алу, кием тукымасын тотып карап, сыйфатын билгеләү, базарда яшелчә-җимеш сайлаганда исләрен тоемлау, китап кибетендә яңа табадан төшкән басмаларның битләре шыгырдавын ишетү...

Ә бүген исә балалар товарларны интернет кибетләрдән генә кайтарту ягын карый. «Заказ бирү», димәк, барысын да тиз һәм артык мәшәкатьсез эшләү. Әйе, балалар бөтенләй башка ритмда үсә. Алар өчен дөнья — кибет киштәләре түгел, ә смартфондагы товарлар тасмасы. Бер генә төймәгә басасың һәм кирәкле әйбер инде юлда.

Өлкән буын нидер алу өчен кибеткә баруын планлаштыра, бәяләрне чагыштыра, акчаны алдан җыя. Ә яшьләр исә кирәкле һәрнәрсәне теләсә кайсы вакытта «заказ» биреп кайтартып була дигән хис белән яши.

Һичшиксез, интернет-сәүдә вакытны да, көчне дә янга калдыра. Әмма ул сатып алу процессындагы хис-кичерешләрне киметә. Кибеткә баруны көтү шатлыгы, киемне киеп карау мизгеле, яки киштәләр арасында йөреп, үзенчәлекле әйбер табудан туган соклану акрынлап югала.

Газета укучы

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев