Караңгыда куркыныч: Кукмараның Тимер юл урамында яшәүчеләрнең зары
Җәяү йөрүчеләр өчен бернинди уңайлык юк, моны кайчан хәл итәрләр икән?
Мин һәр көнне эшкә Тимер юл урамы буенча барам һәм монда йөрүе, чыннан да, бик куркыныч. Урам караңгы, яктырткычлар юк, кичен юлдан баручы кешеләр бөтенләй күренми. Машиналар тиз йөриләр, тротуар булмагач, безгә юл читеннән генә атларга туры килә. Кайчак куркып, машина килеп бәрелмәсен дип, туктап торам.
Яңгырлы көннәрдә тагын да начар. Җәяү йөрүчеләр өчен бернинди уңайлык юк, моны кайчан хәл итәрләр икән? Урамда утлар булса, тротуар ясалса, кешеләр күпкә тынычрак йөрер иде. Беркөнне бу урамны да төзекләндереп, якты һәм хәвефсез итәрләр дип өметләнәм.
Газета укучы
Фото: из архива «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев