Кадерләсәк Җир-әнкәне: табигатькә сакчыл караш турында уйланулар
Агач сындыру, суга чүп ташлап калдыру — тыелган гамәл.
Без гүзәл җирдә яшибез. Һәркем үзенең тирә-юнендә тәртип, чисталык булуын теләсә, әйдәгез, үзебездән башлыйк. Йортыбыз, су буйлары ямьлеме, һәр туган көнгә куанып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәбезме?
1970 елларда иманлы әби-бабайларыбыз чишмә, инеш, елга буйларын күзәтеп, башкалардан да табигать — Җир-Анага сак караш таләп итәләр иде. Су буена чүп чыгару, чишмәне пычрату — гөнаһлы эш дип белеп үстек без.
Рәхмәтле балачак хатирәләре. Чәчәкле көянтәләребезгә яңа чиләкләр элеп, Фазлый чишмәсеннән су алып кайтабыз. Якшәмбе көн. Өйдә рәхәтлек бирә торган кунак мохите, кунак мизгеле, өстәлдә самавыр «җырлый», ә табада — әнинең тәмле таба ризыклары.
Кечкенә булсак та, әниләр сүзе колакта: чишмә буенда чүпне калдырырга ярамый. Хәтта чиләкләрне дә чишмәдән читтә, ком белән ышкып юып, ялтырата идек.
Нурминкә буена — «Зур» суга, үзебезгә генә барасы түгел, олыраклар озатып йөри. Кояш нурында ялтырап яткан чиста сулы елганы, вак ташлар арасындагы маймычларны күзәтеп, хәйран калып йөри идек. Агач сындыру, суга чүп ташлап калдыру — тыелган гамәл.
Әлхәмдүлилләһ, бүген инде су буйларыбыз ямьле. Күңелләргә рәхәтлек биреп, кечкенә инешебезнең дә суы талгын гына агып ята. Күзне иркәләп, талгын җилдә көздән утыртылган яшь наратлар кояшка үрелә. Кошлар сайрый. Шушы гүзәллеккә үз хезмәтләрен керткән авылдашларга Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары килеп торсын.
Яшь буынга сүзем бар, өлкәннәр сүзе:
«Авыл урамы — очрашу, аралашу урыны. Урам ул — изге урын, анда бары тик кешеләр өчен файдалы эшләрне генә башкарырга ярый. Урамга пөхтә киенеп, якты йөз, тәмле сүз белән генә чыгасы, урамга чүп яки юынтык су түгү — зур гөнаһ».
Дусларым, әйдәгез, тирә-юньгә игътибар белән, яратып карыйк әле. Кибеттән кайтканда тротуар кырында пластик шешә, ялтыравык пакетлар ятып кала. Әйтерсең лә, алар безгә «дәшәләр»: «Ник калдырасың чүпләреңне?!» Автобус тукталышында җирдәге шешә, пакетларны җыеп, илтеп саласы килә. Чүп савытлары юк бит, диярсез?! Ә нигә соң без ул чүпләрне ташлап калдырырга тиеш, нигә аларны булган чүп савытларына илтеп салмаска ди әле?! Җир-әнкәбез безгә рәхмәт әйтер.
Газизә, Зур Кукмара
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев