«Исәнме», «хәерле көн» – Бер җылы сүзнең көче турында
Исәнләшү ул культура гына түгел, ә кешелеклелек билгесе.
Бүгенге көндә кешеләр бер-берсе белән сирәгрәк исәнләшә башлады кебек. Күп вакыт барыбыз да ашыгабыз, уйларыбызга чумган булабыз, яисә чит кешеләргә сүз кату кирәк түгел, дип саныйбыз. Ә бит бер «исәнме», «хәерле көн» дип әйтү күп көч тә, вакыт та таләп итми. Киресенчә, ул көнне җылырак, күңеллерәк итә.
Минемчә, исәнләшү ул культура гына түгел, ә кешелеклелек билгесе. Автобуста булсынмы, подъездда, урамда, күрше белән очрашканда — бер гади сәлам кешене елмайтырга мөмкин. Бәлки ул шул мизгелдә үзен ялгыз итеп хис иткәндер, бәлки аның кәефе булмагандыр. Ә синең сәламең — аңа шушы минутта кирәкле кечкенә генә игътибарлылык билгесе.
Кыскасы, кешеләр бер-берсе белән исәнләшеп йөрсен иде. Бу дөньяны бераз ямьлерәк итү өчен кайвакыт бик аз нәрсә җитә: бер җылы сүз.
Алия, Кукмара
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев