Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Ярдәмчеләр янәшә: Кукмарада игелекле кешеләр күп

Бөтенләй таныш түгел кешеләрнең кайгыртучанлык күрсәтүләренә, гаебен эзләп табып, машинамны яңадан юлга чыгарырга булышуларына ихластан сөендем.

Беркөнне иртәнге якта юл чатындагы борылышта машинам кинәт кенә туктап калды. 

Кая карарга, кемгә шалтыратырга белми аптырап утыра торгач, авария сигналларын кабыздым да машинадан чыктым. Бер-ике минут узган булса кирәк, берничә шофер килеп җитеп, ярдәм итәргә кереште.

Ул ир-атларның исемнәрен дә белмәдем, хәтта кайсы якка китеп барганнарын да күрергә өлгермәдем. Бөтенләй таныш түгел кешеләрнең кайгыртучанлык күрсәтүләренә, гаебен эзләп табып, машинамны яңадан юлга чыгарырга булышуларына ихластан сөендем.

Шушы вакыйгадан соң мин тагын бер кат инандым: бу дөньяда яхшылык әле бетмәгән, арабызда игелекле, ярдәмчел кешеләр күп икән. Алга таба да шулай булсын! Чөнки игелек ул — һәркемгә юл күрсәтүче якты маяк.

Алсу, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев