Яңа ел алдыннан уйланулар
Бәйрәмгә әзерләнү уен-муен гына түгел шул.
Декабрь — иң мәшәкатьле ай: ел буе кул җитмәгән эшләрне төгәлләргә, отчетлар бирергә, яңа килешүләр төзергә кирәк. Моңа шәхси борчулар да өстәлсә... Әле сигез яшьлек сеңелкәшем белән дә сөйләшеп алган идек. Аның да казаны буш түгел икән.
«И-и, апай, декабрь аенда эш бигрәк күп инде. Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез — озын шигырь ятларга бирделәр. Өйдә чыршы бизәргә кирәк, бүлмәгә дә кар бөртекләре, гирляндалар эләрбез дип уйладык. Кыш бабайга да хат язмаган әле, нәрсә сорарга да белмим, шуны уйлап, баш катты инде», — дип зарланып алды.
Сабыйның мәшәкатьләре янында минекеләр «пүчтәк» кенә булып калды. Яңа елга әзерләнү уен-муен гына түгел шул.
Гөлгенә Шәрипова
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев