Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Гаилә корып, үзеңне югалтырга ярамый

Кызганыч, кайбер ханымнар, кияүгә чыккач: «Инде ярый, кияүгә чыктым, мине болай да яраталар», — дип уйлый башлый.

Бүгенге көндә еш кына шундый хәл күзәтәм: хатын-кыз кияүгә чыга, гаиләсе барлыкка килә дә, бөтен көчен өй, балалар, эш өчен генә тота башлый. Әлбәттә, гаилә — зур җаваплылык. Әмма шул җаваплылык арасында кайбер гүзәл затлар үзләрен бөтенләй онытып җибәрә.

Мин — гади бер ир кеше. Һәм минемчә, хатын-кыз, иң беренче чиратта, үзен яратырга тиеш. Чөнки үзенә игътибар иткән, сәламәтлеген, төс-кыяфәтен, рухи халәтен карап торган гүзәл зат — бәхетле хатын-кыз. Шулай булганда гына чын мәгънәсендәге уңайлы, җылы гаилә туа ала.

Кызганыч, кайбер ханымнар, кияүгә чыккач:

«Инде ярый, кияүгә чыктым, мине болай да яраталар», — дип уйлый башлый.

Чәчне әллә нигә бер генә буяу, матур киемнәр — бәйрәмдә генә, үз-үзенә вакыт — бөтенләй юк. Ә бит ир кеше хатынының елмаеп, үз-үзен карап, үзенә ышаныч белән йөрүен күрергә тели.

Матур булу — ул косметика йә кием генә түгел. Ул — үзеңә хөрмәт. Вакытында ял итү, үз кызыксынуларыңны кайгырту, тәнне дә, күңелне дә тәрбияләү. Минемчә, хатын-кыз үзенә игътибар биргәндә генә гаиләсен дә караган була. Чөнки аның күңеле күтәренке, йөзе нурлы булса — бу өйгә дә, иргә дә, балаларга да күчеп тора.

Шуңа күрә, хөрмәтле хатын-кызлар, зинһар, үзегезне онытмагыз. Үзегезне яратыгыз. Сез — моңа лаек.

Газета укучы

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев