Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әйтер сүзем бар...

Башкалада зур медицина үзәгендә булырга туры килде

Күптән түгел башкалада зур медицина үзәгендә булырга туры килде. Читкә чыксаң, үзеңнеке белән чагыштыру һәр кешедә дә бардыр инде ул. Бу медицина үзәгендә булганнан соң, минем дә башка төрле уйлар килде. Мәсәлән, анда килеп керү белән кайсы табибка яки нинди йомыш белән килүең турында кызыксыналар, юлны күрсәтәләр, озатып та куялар....

Күптән түгел башкалада зур медицина үзәгендә булырга туры килде. Читкә чыксаң, үзеңнеке белән чагыштыру һәр кешедә дә бардыр инде ул. Бу медицина үзәгендә булганнан соң, минем дә башка төрле уйлар килде. Мәсәлән, анда килеп керү белән кайсы табибка яки нинди йомыш белән килүең турында кызыксыналар, юлны күрсәтәләр, озатып та куялар. Ул үзәкне гади медицина оешмасы белән чагыштырып та булмый. Бәлки, аларга акчаны да гади медперсоналга караганда күбрәк түлиләрдер. Ләкин анда да шул ук кешеләр эшли бит. Аларга карагач, бүген нинди бәйрәм икән, нигә болар шулай күңелле елмаялар, дип уйлап куясың. Үзеңнең дә кәефең күтәрелеп китә. Юк, мин бездә дә шулай булырга тиеш дип әйтмим. Бездә кайчакта килеп кергән кешегә күтәрелеп карау, йомышын тыңлап, ярдәм итәргә дә авырсыналар. Ә бит җылы сүз җан азыгы, дип белми әйтмиләр. Матур сүзне ишетергә яратсак та, кайчакта, үзебез дә кесәбездән акча чыгарып биргәндәй, телне әйләндереп әйтергә кыенсынабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев