Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Әйтер сүзем бар: көчлеләр дә арый

Күпләр мине бәхетле һәм нык кеше дип уйлый, ә мин исә акрынлап «сүнә» барам.

Башкалар мине һәрвакыт көчле кеше дип күрә. Мин елмаям, «барысы да яхшы» дим, ярдәм сораганнарга булышырга тырышам. Тик эчемдә нәрсә барын беркем дә белми. Соңгы вакытта мин бик нык арыдым. Көн дә үземне көчләп кенә йөртәм. Кайчак бөтенесеннән качып, бераз гына тынлыкта утырасы килә.

Ләкин кешеләр синнән һәрвакыт көчле булуны көткәндә, хәлсезлекне күрсәтү авыр икән. Мин дә гади кеше бит. Минем дә күңел төшә, елыйсым, сөйләшеп утырасым килә. Әмма эчтәгесен яшерергә, борчуларны күрсәтмәскә күнеккәнмен инде. Шуңа күпләр мине бәхетле һәм нык кеше дип уйлый, ә мин исә акрынлап «сүнә» барам.

Газета укучы

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев