Үзара салым:сулы да, юллы да итә. Манзарас җирлегендә ниләр эшләнгән?(+фото)
Кукмара поселогына сыенып утырган Манзарас авылы күз өстендәге каш кебек: район үзәгенә килгән дәрәҗәле кунаклар аны читләтеп үтми, район сабан туе һәм төрле бәйрәм чаралары шушы авыл җирлегенә караган Киндеркүл авылы тугаенда зурлап үткәрелә. Быел удмуртларның республикакүләм бәйрәме "Гырон быдтон" да шушында узды. Кыскасы, һәрдаим игътибар үзәгендә булганлыктан, җирлек территориясен...
Кукмара поселогына сыенып утырган Манзарас авылы күз өстендәге каш кебек: район үзәгенә килгән дәрәҗәле кунаклар аны читләтеп үтми, район сабан туе һәм төрле бәйрәм чаралары шушы авыл җирлегенә караган Киндеркүл авылы тугаенда зурлап үткәрелә. Быел удмуртларның республикакүләм бәйрәме "Гырон быдтон" да шушында узды. Кыскасы, һәрдаим игътибар үзәгендә булганлыктан, җирлек территориясен тәртиптә тоту өчен җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллинага һәм кул астындагы хезмәткәрләренә аеруча зур тырышлык куярга туры килә. Күп кенә проблемалар халыктан җыелган үзара салым акчалары һәм шуңа дәүләттән дүртләтә өстәп бирелгән ярдәм хисабына хәл ителә.
-Быел җирлек халкыннан 596 мең сум салым җыелды, дәүләттән бирелгән сумма белән бергә 2 миллион 980 мең сум тәшкил итте, - ди Рашидә ханым. - Шуның шактый өлеше -1 миллион 500 мең сумы авыллар эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотылды.
500 мең сумы исә Манзарас авылының Яшьләр урамына яңа суүткәргеч салуга киткән: җир астыннан диаметры 100 миллиметрлы 360 метр озынлыктагы торба сузылган.
-Бирегә күченеп килгәнебезгә тугыз ел инде, шуннан бирле җәй саен суга интектек, суны төнге сәгать икеләрдә җыеп калырга туры килә иде, - дип сөйли өч бала анасы Гөлфия Сафина. - Ел әйләнәсе ял көннәрендә дә шундый хәл кабатланып килде. Моннан ике ел элек хәтта декабрь аенда бер атна буе сусыз утырдык.Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тыгылган дип, торбаларны өрдертеп карадылар, тик файдасы булмады. Рашидә апага бик рәхмәтлебез, ниһаять, безне зур бәладан коткарды. Булдыклы җитәкче ул. Урамыбызга әле вак таш та җәйдерде. Элек монда язын-көзен машина белән кереп булмый иде.
Авылга берочтан янгын гидранты да урнаштырылган, тагын берне кую эше бара. Гидрантлар ел азагына кадәр Киндеркүл, Кәчимир, Өлге авылларында да куелачак. Ул авылларда башкарылган эшләрне без үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык. Район үзәгенә якын һәм табигатенең матур булуы сәбәпчеме, Киндеркүл авылы зурая, чикләрен киңәйтә бара. Быел Клуб һәм Насыйбуллин урамнарына тип-тигез итеп вак таш түшәлгән. Авылның үз хоккей мәйданчыгы бар, тартмасы бик яхшылап, җиренә җиткереп ясалган. Үзара салым хисабына быел анда электр уты сузганнар, заманча яктырткычлар куелган. Урам утларын да энергия саклагыч яктырткычларга алыштыру бара. Без килгәндә өчесе куелган иде инде.
Кәчимир авылына җитүгә, вак таш җәелгән Тукай һәм Татарстан урамнарын машинабыз җилдертеп кенә узды. Таҗетдин урамы тыкрыклары да төзекләндерелгән икән быел. Авыл клубы янында балалар өчен уен урыны ясалган. Атынчыклар һәм башка уен әйберләрен үткән елда алып куйган булсалар, быел профнастил койма белән әйләндереп алганнар. Әти-әниләре белән клубка килгән балалар шунда ук юлга йөгереп чыкмасыннар, бераз уйнасыннар дип тырыштык, ди Рашидә ханым.
Мондый игелекле эш Өлге авылында да башкарылган: үткән елда уен мәйданчыгын булдырсалар, быел әйләнә тирәли койма корып куелган. Уйнар урын булу - сабыйлар өчен зур сөенеч бит ул. Салкын Чишмә урамында яшәүчеләр исә быел юллы булуларына шатлана. Юлларны юкка гына тормышның кан тамырлары дип әйтмиләр бит.
-Рашидәгә бик рәхмәт, хезмәтенә "бишле" куям. Үзара салым җыюның файдасын күрәбез, - ди шул урамда яшәүче Дамир Шәйхетдинов.
Ел азагына кадәр әлеге авылның ике урамына да энергия саклагыч яктырткычлар кую күздә тотыла икән. Ике яктырткычны алыштырып өлгергәннәр, калганнарының кайтуы көтелә.
Яшәү шартларын яхшырту белән беррәттән һәркемнең соңгы йорты булачак зиратларның төзеклеге турында да кайгыртыла бу җирлектә. Бу нисбәттән дүрт авылга да үзара салым акчаларыннан 37,5 әр мең сум бүлеп бирелгән. Манзарас зиратына ауган-корыган агачларны кисү өчен "Дружба" бензин пычкысы белән печән чапкыч алынган. Өлгедә бу акчалар зират коймасын буяуга, Кәчимирдә - профнастил койма коруга, Киндеркүлдә зират өен заманча итеп тышлауга тотылган.
-Халыктан 32 мең сум үзара салым җыелып бетмәде, 160 мең сумга әвереләчәк бу акчага тагын күпме эшләр башкарып булыр иде, - ди Рашидә ханым.
Вазыйфалары күпкырлы булса да, эшен яратуы күренеп тора аның. Авылларда очраган кешеләр белән белән сөйләшеп, кайбер мәсьәләләрне урында хәл итәргә өлгерде. Өзлексез диярлек шалтыраган кесә телефоны аша да аңлатмалар биреп барды, гәрчә күбесе аңа кагылышлы булмаса да. Авыл кешесе нинди генә соравы булса да, иң элек җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә тырыша бит.
-Хатын-кызга җитәкче булуы җиңел түгелдер, - мин әйтәм.
-Миндә әтием холкы, - дип җавап бирде ул, елмаеп. - Әтием фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып чыныккан. Тик озак яши алмады, күзләрен мәңгегә йомганда миңа нибары алты яшь иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев