Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз кыйбласы бар

Балачагын сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлыкны күп күргән күптәнге танышым Рәшит Шәйхетдинов та 80 яшьлек юбилеена чакыру открыткалары тарата башлаган. Хезмәт юлының 28 елын авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен һәм техник куркынычсызлыгын саклау инспекторы булып эшләү дәверендә аларны үзенә хас таләпчәнлек, гаделлек белән яклаган шәхес ул. Ә пенсионер буларак ниндирәк кеше икән...

Балачагын сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлыкны күп күргән күптәнге танышым Рәшит Шәйхетдинов та 80 яшьлек юбилеена чакыру открыткалары тарата башлаган. Хезмәт юлының 28 елын авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен һәм техник куркынычсызлыгын саклау инспекторы булып эшләү дәверендә аларны үзенә хас таләпчәнлек, гаделлек белән яклаган шәхес ул. Ә пенсионер буларак ниндирәк кеше икән Рәшит, ничегрәк уза аның лаеклы ялы? Шул хакта уйлану әлеге язмага тотынырга сәбәпче булды. Мин әйтәм, ул, әлбәттә, диванда, телевизор каршында "прописка"да түгелдер.

Ун елдан артык Зур Кукмара авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе буларак һаман да шул кешеләр мәнфәгатен яклауда. Аңа балалары белән теге яки бу мәсьәләдә бәхәс чыккан өлкәннәр, уңайсызрак хәлгә таручылар киңәш сорап килә, чөнки Рәшит законнарны яхшы белә. Ел да төркем туплап, ветераннарны "Тылсым"га ял итәргә алып бара, авыруларның хәлен белү өчен өйләрендә була һәм башка эшләр белән янып яши.

Элекке заманда кеше җиде буынга кадәр үзенең нәсел-нәсәбен белергә тиеш дип саналган, туганнар үзара еш аралашып яшәгән. Ә хәзер иң якын туганың да хәл белү өчен килергә айлар буе вакыт тапмаска мөмкин. Рәшит исә ерак туганнарын барлауны да кирәк санаган.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев