Яшь тә без, өлкән дә без
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы буларак, аның 10 еллыгын билгеләп үтсәк, 14 сентябрьдә газетаның нәшер ителә башлавына 87 ел тулды. Шулай итеп, безне бер үк вакытта яшь тә, өлкән дә дияргә була икән. Әмма ничә яшьтә булса да, иҗат коллективының күңеле картаймый-боекмый аның. Төшенке күңел белән эчтәлекле, кызыклы газета чыгару мөмкин...
Нинди генә чорда чыкса да һәм гамәлгә куючысы кем генә булса да, газетабызның максаты бер иде: даими рәвештә укучыларына ил-көн яңалыкларын җиткерде, уңышларны һәм кимчелекләрне барлады, тәрбия эше алып барды, шулар өстенә, халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы ролен үтәде. Күпсанлы хатларга да, шатлыгын-кайгысын уртаклашырга да урын табылды, каләм тибрәтүчеләрнең иҗат бөреләре газета битләрендә басыла-басыла чәчәк атты, аннан соң җимешләрен бирде. 87 ел дәвамында редакциябездә кемнәр генә эшләп китмәгән! Аларның газета битләрендә - ташка басылган язмалары истәлек булып саклана. Матбугат хезмәткәрләренең барысы да - журналистлар да, хәбәрчеләр дә районыбызның елъязмасын булдыруга зур өлеш керттеләр. Бәлки аларның хезмәте тиешенчә бәяләнмәгәндер дә, әмма һәркайсы турында газета укучылар күңелендә җылы хатирәләр саклана. Бүгенге уңышларыбызда остазларыбызның да өлешләре зур һәм моның өчен аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышларыбыз бар: соңгы елларда ике тапкыр журналистлар арасында иң дәрәҗәле булган "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңү яуладык, башка күп кенә конкурсларда бүләкләндек. Газетабызның башка районнарныкы белән чагыштырганда зур тираж белән чыгуы белән дә горурланабыз. Аның электрон версиясен дә яратып укыйлар, газета сайтына да көн саен 2 меңнән күбрәк кеше кереп, яңалыклар белән танышып бара.
"Сез редакциядә эшләгәч, беләсездер инде?", - дип шалтыратып, теге яки бу вакыйга турында сораучылар күп була. Белми торсак, үзләре сөйләп бирәләр. Әнә шулай уртак тырышлык белән, үзара элемтәләр ярдәмендә дөнья күрә вакытлы матбугат чарасы. Шуның белән ул кызыклы да.
Киләчәктә дә бергә булырга, бергә иҗат итәргә язсын, хөрмәтле укучыларыбыз!
Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев