Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел кыйпылчыгы

Кукмараның бер урамында 75 яшькә җитеп килүче әби белән бабай яши. Шушы ук поселокта яшәүче уллары, килене, өч оныклары ял көннәрендә, атна саен аларның хәлен белергә, эшләренә булышырга киләләр. Быел декабрь башында да килеп, вак-төяк эшләрен эшләгәч, сөйләшеп утырганнар. Бабай, балаларны үзе янына чакырып ала да: "Озакламый Яңа ел җитә,...

Кукмараның бер урамында 75 яшькә җитеп килүче әби белән бабай яши. Шушы ук поселокта яшәүче уллары, килене, өч оныклары ял көннәрендә, атна саен аларның хәлен белергә, эшләренә булышырга киләләр. Быел декабрь башында да килеп, вак-төяк эшләрен эшләгәч, сөйләшеп утырганнар. Бабай, балаларны үзе янына чакырып ала да: "Озакламый Яңа ел җитә, үзегезгә кирәк әйберләрне алырсыз", - дип, әти-әниләренә бер айлык пенсия акчасын тоттыра. Шул ук вакытта әйтеп куя: "Минем дә сезгә бер үтенечем бар. 1 гыйнварда миңа 75 яшь тула, шул көнгә сез дә миңа бүләк әзерләрсез, бүләк бик катлаулы". 9 сыйныфта укучы олы кызга - 3 куплетлы, 7 сыйныфта укучыга - 2 куплетлы, 2 сыйныфта укучы кече малайга 1 куплетлы шигырь әзерләргә куша. Кече малай: "Шигырьләр нинди булырга тиеш соң?" - дип сорый. "Кызыклы, матур, менә мондыйрак булырга тиеш",- дип, бабай сөйләп күрсәтә:

Мурат бабай син үзең,

Кашыңнан кара күзең.

Сөйләшкәндә ясалма тешләр арасыннан

Сызгырып чыга сүзең.

Мурат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев