Тынгы белмәс шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка да 60 тулды
Моннан егерме еллар элек ул "Райтопсбыт"ка директор булып билгеләгәндә, әлеге оешма, исеме җисеменә туры килеп, вокзал каршында Манзарас тавы балчыгын куша-куша район оешмаларына ташкүмер, брикет сата иде. КПСС райкомы һәм райбашкарма комитетлары биналары артына поскан, йомычка диңгезенә күмелә язган ярымподвалларга урнашкан цехларда коллектив тычкан-күсе тәбеләре, кием элгечләре ясап көн күрде....
Моннан егерме еллар элек ул "Райтопсбыт"ка директор булып билгеләгәндә, әлеге оешма, исеме җисеменә туры килеп, вокзал каршында Манзарас тавы балчыгын куша-куша район оешмаларына ташкүмер, брикет сата иде. КПСС райкомы һәм райбашкарма комитетлары биналары артына поскан, йомычка диңгезенә күмелә язган ярымподвалларга урнашкан цехларда коллектив тычкан-күсе тәбеләре, кием элгечләре ясап көн күрде.
Әмма район комсомол оешмасын җитәкләгәндә аны ВЛКСМ Үзәк комитетының уңай тәҗрибәне өйрәнү буенча бөтенсоюз мәктәбенә әверелдергән Шамил моңа гына риза булып ятамы соң? Агач эшкәртүдә эшне камилләштереп, агым системасына куйгач, 10-15 кубометр агач кына ихтыяҗны канәгатьләндерми башлады. Лубянда урман кисеп, аны эшкәртү өчен поселокның көнчыгыш почмагында яңа тупикта цех ачып җибәрде ул. Эшчеләр тыкрыгында хәрабә хәлендә яткан цех та яңа сулыш өрелеп, өр-яңадан төзелде. Туктаусыз эзләнү, куелган максатка ирешү өчен кадрларны табып, сайлап ала белү оешманың җитештерү куәтен бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирде. "Райтоп-тупик" дип көлеп торган башка җитәкчеләр бирегә тәҗрибә алырга, яңалыкларга сокланырга килә башладылар. Дистәләгән төр яңа товарлар җитештерелә башлады: икмәк лотоклары, карават яны кием элгечләре, агач мичкәләр. Ишек-тәрәзәләрне Йошкар-Ола, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Пермь, Ижау, Уфа, Ульян, Киров, Арзамас кулланучылары кырылып ала башладылар. Күсе тәбесеннән җиһаз ясауга кадәр үсте оешма. Биредә эшләнгән мәктәп парталары тиз арада популярлашып китте. Элек исерекләрне, төрмәдән кайтучыларны акчасыз, мәҗбүри эшкә урнаштыра торган райтопта эшкә сайлап кына ала башладылар. Оешма куәт алып, үз эшчеләренә йортлар, фатирлар салуга кереште.
Җылылык, өмет бөркеп "үзгәртеп кору" җилләре исә башлагач, Шамил Мөниров, күпләрне аптыратып, гөрләп торган оешма директоры вазыйфаларын калдырып шәхси эшен ачып җибәрде. Үз теләге белән җылы урыннан киткән түрәләрне күпләр аңламагандыр. Күрәсең, биредә туплаган хуҗалык итү тәҗрибәсе, партия-комсомол сафларында сеңдергән сәяси тоем "үзгәртеп кору"ның җимергеч давыл булуын сиземләргә булышкан...
Директор бүлмәсендәге затлы өстәл, креслода болай да утырып торырга вакыт таба алмаган Шамил Мөниров тәүлек, атна, ел буе тынгы бирми торган сәүдә эшенә чумды.
-Башта товарларны җиңел машинага төяп ташыдым. Үзем кассир, үзем экспедитор, үзем йөк төяү-бушатучы да, - дип искә ала. Хәер, Шамил хәзер дә физик эштән тайчынып тормый. "Менә болай эшлиләр аны!" - дип, кулында балта-пычкыны да, көрәкне дә, мастерокны да осталарча уйната, ящик-капчыкларны җилтерәтеп ташудан да тайчынмый.
Аның кибетләре товар төрлелеге, арзанлыгы белән аерылып тора, районда беренчеләрдән булып сатып алучылар өчен товарны кибет киштәләреннән үзләренә сайлап алырга мөмкинлек тудырды ул.
Эшмәкәрләрнең эше җиңел түгел. Бу эшкә дәррәү алынып, мал-мөлкәтсез, йортсыз-җирсез калучылар аз мыни? Куркыту-өркетү, бөртекләп җыйган малны җайлы гына кулга төшерергә каударланып йөрүчеләр дә заман аның гадәти күренеше. Шул вәзгыять эчендә кайнап йөргәндә балалар да үсеп җиткән. Кызлары Лилия белән Ләйсән үз гаиләләрен корып, "Шамил бабай"ны оныклар белән сөендерәләр. Улы Азат белем эстәп кайтып, гаилә эшенә кушылды.
Яшьлегендә район чаңгы ярышларында призлы урыннар яулаган егет хәзер дә кырыкмаса-кырык мәшәкать-борчу арасында вакыт табып, чаңгы юлларында тән яза, тау чаңгысы белән мавыга, спорт уеннарына мөкиббән, өендә спорт снарядлары...
-Мин чирлим дип иркәләнеп ятсаң, чир аза гына ул. Аннан минем хәләлем Гөлсинә дә эшмәкәр бит - тик торганны, мескенләнгәнне өнәми, - ди Шамил Мөниров. Эш йөген бергәләп, иңне-иңгә куеп тартабыз.
Сөекле җәмәгате Гөлсинә ханым күтәреп чыккан кәгазьләргә күз салам. Почет грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары, Күкрәк билгеләре - "Татарстан коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" почетлы исеменә лаек булган Шамил Мөнировның хуҗалык җитәкчесе, район Советы депутаты, сәяси партиясенең район советы рәисе, эшмәкәрләр бүлеге җитәкчесе буларак киң җәмәгать эшчәнлегенә югары бәя. Бу бүләкләр район җирлегеннән алып республика, Россия Федерациясе, СССР күләмендәге Үзәк оешмалар тарафыннан бирелгән.
Тик Шамил әфәнде тормыш йомгагын сүтеп, үткәннәрне искә төшереп юанып кына утыручылардан түгел. Сату гына түгел, товарны үзең җитештерү аның хыялында. Инде Кукмара күмәчләре пешерү җайга салынып килә, аларның ассортиментын киңәйтү, яңа җиһазлар ала... Әйдәгез, уңышлар телик бу тынгысыз хуҗага. Ул бит байлык туплап, акчага күмелеп ятмый - яңа эш урыннары булдыра, балалар приютларына, мәчетләр салуга, Мәчкәрә коррекцион мәктәбенә даими булышып тора, спорт-физкультура, мәдәният чараларын үткәрүгә хәйрия ярдәме күрсәтә.
Дусларың көнләшмәсен, Ходай күпсенмәсен, Шамил!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев