Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембашта яшәү тәмен беләләр(+фото)

Туембашлыларның тик тормыйча, нинди дә булса "мөгез" чыгарырга яратканнарын беләбез. Яхшы мәгънәдәге "мөгез", билгеле. Урамнарны бозмыйча гына бакча эчләреннән су челтәре сузу, өлкән буынның кичләрен скандинавиячә йөреп, районны шаккаттырулары дисеңме, "Чәчәк елы" конкурсы игълан итеп, бөтен авыл белән ярыша-ярыша чәчәк үстерүләреме... Соңгы елларда гына бу җирлектә өч буа-плотина сафка басты....

Туембашлыларның тик тормыйча, нинди дә булса "мөгез" чыгарырга яратканнарын беләбез. Яхшы мәгънәдәге "мөгез", билгеле. Урамнарны бозмыйча гына бакча эчләреннән су челтәре сузу, өлкән буынның кичләрен скандинавиячә йөреп, районны шаккаттырулары дисеңме, "Чәчәк елы" конкурсы игълан итеп, бөтен авыл белән ярыша-ярыша чәчәк үстерүләреме... Соңгы елларда гына бу җирлектә өч буа-плотина сафка басты.

Узган ел авылда балалар бакчасы ачылган вакытта якташлары, республиканың Авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авылның буш яткан өлешенә парк төзү тәкъдиме белән чыккан иде. "Авылдагылар шәһәр халкыннан бер дә ким яшәргә тиеш түгел. Авылдашларның буш вакытларын файдалы итеп уздыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен парк төзесәк ничек булыр?" , дигән иде ул. Шул көнне үк район җитәкчелеге белән берлектә паркның урыны билгеләнде, ә авыл халкына "өй эше" бирелде. Ягъни авылның олысы-кечесе: мәктәп укучысы, яшь кызлар-егетләр, урта, өлкән буын паркны күзаллап үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Җирлеккә күп проектлар кергән. Аларның һәркайсы тәфсилләп өйрәнелгән, уртага салып сөйләшкәннән соң, гомуми план барлыкка килгән. Проект шундый итеп төзелгән ки, монда барлык кешегә - өч буынга да ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырылган. Парк авыл клубы һәм балалар бакчасы янәшәсендәге сөзәк урынга ясалырга тиеш булганлыктан, узган көзлектә үк аның урыны Мамадышның мелиорация оешмасы техникасы ярдәме белән тигезләттерелгән. Авылның олысы-кечесе белән өмә ясап, булачак паркка 300 төп юкә, чыршы, нарат, каен үсентеләре утыртылган.

-Бүгенге көндә парк тулы көченә эшли, олысы-кечесе буш вакытларын файдалы итеп үткәрә, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. - Анда барлыгы 22 төрле җиһаз куелды, сабыйлар өчен комлык, 280 метр озынлыкта йөгерү юлы ясалды. Брусчаткалар җәелде, эскәмияләр куелды, чәчәкләр утырту өчен урыннар ясалды, чирәм чәчеп калдырылды. Биредә волейбол, баскетбол уйнау мәйданчыгы да бар. Җәй дәвамында эш барганнан соң, көзлектә спорт инвентарьларын, атынчыкларны урнаштыра башладык. Шул вакытта ук паркка килеп шөгыльләнүчеләр бар иде инде. Ә ноябрь бәйрәмнәрендә аны тантаналы төстә ачтык.

Әлеге паркның тиз арада сафка басуының һәм җиһазларга бай булуының сәбәбе - туембашлыларның зур оешканлыгында һәм актив яшәү рәвешендә. Республикада ел саен "Иң яхшы җирлек" конкурсы үткәрелә. Конкурска җирлекнең барлык тармакларын яктырткан материаллар юлланыла. Нәтиҗәдә, Туембаш авыл җирлеге үзенең иң яхшы булуын раслап, конкурста җиңеп чыкты һәм бер миллион сумлык грант отты. Парк та әлеге грант хисабына төзелде.

... Кичләрен ялт итеп утлар балкыган паркта әти-әнисе белән җитәкләшкән, яңа тәпи киткән сабыйны да, тренажерда бил яздыру белән мавыккан 70 яшьлек әбине дә күрергә мөмкин. Кызыгып та куярсың, әйе, яши беләләр шул Туембашта!

Үзара салым программасы нигезендә быел җирлектә тыкрыклардагы юллар төзекләндерелгән. Барлыгы 1 чакрым 100 метр озынлыкта таш түшәлгән. Икенче елга да юлларны тәртипкә китерү максат булып тора. Туембаш авылында мәдәният йорты кирәклеге дә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев