Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әҗәтең бармы? Суд приставлары ишек шакый (+фото)

Кукмара халкының коммуналь түләүләр буенча 10 миллион 862 мең сум әҗәте бар! Әлеге санны әйткәндә генә дә тел көрмәкләнә. Бу кадәр зур сумманы кайчан һәм ничек түләп бетермәк кирәк?! Хезмәт хакы алу белән, беренче чиратта, бөтен түләүләрне башкарып, җилкәдә торган бурычтан тизрәк котыласы килә. Күпләр шулай эшлидер дә: хезмәт хакы...

Кукмара халкының коммуналь түләүләр буенча 10 миллион 862 мең сум әҗәте бар! Әлеге санны әйткәндә генә дә тел көрмәкләнә. Бу кадәр зур сумманы кайчан һәм ничек түләп бетермәк кирәк?!

Хезмәт хакы алу белән, беренче чиратта, бөтен түләүләрне башкарып, җилкәдә торган бурычтан тизрәк котыласы килә. Күпләр шулай эшлидер дә: хезмәт хакы яки пенсиясе белән коммуналь түләүләр өчен исәп-хисап ясап куя дип уйлыйм. Әмма бар кеше дә бер төсле фикер йөртми бит, арада төрле сәбәпләр табып, түләү квитанцияләрен читкә куеп торучылар да бар. Үткән атнада суд приставлары һәм идарәче компания белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында моңа инандык. Кайбер подъездларның тәрәзә төпләрендә дә аунап яткан түләү кәгазьләрен күрергә була иде, димәк, алар хуҗаларына барып җитмәгән.

Идарәче компаниядән алынган мәгълүматларга караганда, биш мең сумнан артык әҗәте булган 364 шәхси исәп-хисап счеты бар. Кайберәүләрнең утыз-кырык, илле мең сум бурычы булса, арада ике йөз мең сумга хәтле әҗәтлеләр дә. 7076167,45 сумлык 168 эш мировой судка җибәрелеп, аларга карата суд карары чыгарылган. Һәм 152 эш суд приставларына тапшырылган. Әҗәтлеләр арасында, гаилә хәле авыр булганнар да, шулай ук шактый гына җитеш тормышта яшәүчеләр дә бар икән. Әмма соңгыларының ни өчен түләүләргә салкын каравы гына аңлашылмый. Югыйсә, барыбер кайчан да булса әҗәтләрне капларга кирәк булачак бит. Ә суммасы инде ул чакны акча янчыгын сизелерлек юкартачак.

Әлбәттә, идарәче компания мондый бурычларга күз йома алмый. Алар әҗәтлеләрне судка бирәләр. Алай да битараф калучыларга көннәрнең берендә суд приставлары "кунакка киләчәк".

-Бурычларны вакытында түләмәгән очракта милеккә арест салу, керемнәрдән түләттерү, илдән читкә чыгуны чикләү, административ җаваплылыкка тарту кебек чаралар күреләчәк, - диләр әлеге оешма вәкилләре.

Әгәр бурыч суммасы фатир бәясеннән дә артып китә икән, гомер иткән уңайлы йорт-җиреңнән дә колак кагуың бар. Чөнки бу очракта уңайлыклары кимрәк булган торакка күчерү куркынычы да бар икән. Әмма мондый катгый юлга баруның үз нечкәлекләре бар, диделәр.

Рейд вакытында кешенең эштә вакыты туры килдеме, ишек ачучылар сирәк булды. Степан Разин урамындагы бер фатирдагы апа да, күршеләрен сорагач:

-Чыгып киткәнен тәрәзәдән генә күреп калам мин аның, әмма сөйләшкәнебез юк. Югыйсә, ул да берүзе яши, мин дә ялгыз. Кереп, аралашып яшәсәк, күңеллерәк булыр иде, - дип, күңеленә җыелганын сөйләп бирде. Чыннан да, күрше күршене белми торган заманда яшибез шул, ярдәм итү, хәл белешү турында сүз дә йөртеп булмый.

Ә бер фатирның ишеген ачкан апа:

-Бу фатир кызымныкы. Әҗәтләре дә аныкы. Үзе белән сөйләшегез, - дип каршы чыкты. Суд приставлары хуҗабикә белән телефон аша хәбәрләшеп, 47 мең сум бурычны икегә бүлеп, Яңа елга хәтле түләп бетерәм, дигән җавап алдылар.

Кемдер фатирда эчтән бикләнеп калган, икенчеләре битредә вакытлыча гына яшибез кебек җаваплар да ишетергә туры килде бу көнне. Халык суд приставларыннан качамы, әллә үз әҗәтләреннәнме - шунысы гына аңлашылып бетмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев