Сугыш кырында да, иген кырында да сынатмый
"Ике ел җилкәдән мылтык төшмәде. Әфганнан исән-имин чыккан солдатлар ятып җирне үбәләр иде", - ди Туембаш авылыннан Рәшит абый Шакирҗанов, Әфганстанда хезмәт иткән елларны искә алып.
Әйе, аңа Ватан алдындагы бурычын кайнар нокталарда үтәргә туры килгән. Армия сафларына алынып, ике ай ярым вакыт эчендә алар Әфганстан җирләренә аяк басалар.
- Әфган сугышы турында ишетеп белә идек инде. Ул чакта районга да берәм-берәм кара табутлар кайта башлаган иде, - диде Рәшит абый. - Без Әфганстанга меңгә якын кеше бер эшелонда киттек. Әле дә уйлап йөрим: вагонда сиксән генә кеше булмагандыр, кысылып барган истә. Кукмарадан биш егет бергә туры килгән идек, аннан соң төрле роталарга эләктек. Февраль ае иде, һава торышы бездәге көзне хәтерләтә, әмма кар юк. Бөтен җирдә таулар, бормалы юллар...
"Татар, үзбәк, казахлар белән татарча аралаштык, безнең бергә сөйләшкәнне күреп, бер-берегезне ничек аңлыйсыз дип, руслар шаккаталар иде", - диде Рәшит абый.
Пули Хумри шәһәре янындагы 59нчы бригадада хезмәт итә ул. КамАЗ машинасында корал ташый. "Смертниклар" дип йөртәләр аларны, шулай булмый ни, сигез-ун тонна корал тутырылган машинага ядрә тия икән, күккә очасылар бит.
Ә яшәгән урыннары үзләренчә "модуль" дип йөртелүче җыелма казармалар була. Ашатудан зарланмады әфганчы, шулай да бер атнага дип биргән коры паек белән унбиш-егермешәр көн, хәтта берәр ай йөреп кайткан вакытлары да булды, дип искә алды.
- Безнең төп бурыч бер ноктадан икенчесенә корал илтү иде. Колонна белән 90-100 техника озатып йөрде, - диде ветеран, күңелендәге хатирәләрне яңартып. - Иң куркынычы - "яшел" зонаны үтү.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев