Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорый белсәң – теләк, сорый белмәсәң...

Нурулла хәзрәт мәчеттәге бүлмәсендә Коръән укып утырганда, кемдер кыяр-кыймас кына ишек шакыды. Укый башлаган аятен төгәлләп, "садәкаллаһүлгәзыйм" дигәннән соң, хәзрәт башын күтәреп, ишек шакучыга дәште: - Әйе, кем бар анда, рәхим итегез! Менә ишек ачылды һәм бүлмәгә башына яулык япкан, матур хиҗап күлмәк кигән урта яшьләрдәге мөлаем бер хатын керде....

Нурулла хәзрәт мәчеттәге бүлмәсендә Коръән укып утырганда, кемдер кыяр-кыймас кына ишек шакыды. Укый башлаган аятен төгәлләп, "садәкаллаһүлгәзыйм" дигәннән соң, хәзрәт башын күтәреп, ишек шакучыга дәште:

- Әйе, кем бар анда, рәхим итегез!

Менә ишек ачылды һәм бүлмәгә башына яулык япкан, матур хиҗап күлмәк кигән урта яшьләрдәге мөлаем бер хатын керде. Киеменнән генә түгел, нурлы йөзе белән күз карашыннан да аның гамәл-гыйбадәт кылучы мөслимә булуы аңлашыла иде. Сәлам биреп исәнләшкәннән соң, ханым, өстәл янындагы урындыкка утырып, болай диде:

- Хәзрәт, үземне борчый торган бер сорау белән килдем әле мин сезгә. Мөмкинме?

- Нишләп мөмкин булмасын? Бик хуп, Аллаһ ярдәме белән җавап бирергә тырышырбыз, иншә Аллаһ...

- Эш шунда ки... минем инде күптән тормышка ашырасы килгән бер теләгем, алай гына да түгел - олы бер хыялым бар. Ләкин көнен дә, төнен дә дога кылып сораганыма карамастан, әлеге хыялым нигәдер тормышка ашмый... Догам кабул булсын өчен миңа берәр киңәш бирә алмассыз микән?

- Дога кабул булсын өчен Аллаһ кушканнарны үтәргә, Ул тыйган нәрсәләрдән тыелырга кирәк, - диде Нурулла хәзрәт. - Әйтик, намаз укымасаң, хәрам ризык ашасаң, дога кылып Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорау бик читен бит ул, сеңлем.

- И, хәзрәт, инде биш елдан артык намазда, Аллага шөкер... Чиста күңел белән, хәрамләшмичә яшәргә тырышам, әлхәмдү лилләһ!

Мондый җавапны ишеткәч, имам болай диде:

- Рәхмәт, сеңлем, бик рәхмәт, ихлас кылган гамәл-гыйбадәтләрегез кабул булсын! Ә дога-теләкләрнең кабул ителмәве хәерлегә дә булырга мөмкин.

Киңәш сорарга дип килгән хатын: "Ничек инде шулай?" - дип гаҗәпләнүен белдергәч, Нурулла хәзрәт үзенең имамлык чорында булган гыйбрәтле дә, хикмәтле дә хәлне исенә төшереп, сөйләргә булды.

- Берничә ел элек мәчеткә сезнең яшьләрдәге бер ханым килеп керде. Елый-елый садакасын сузып, дога кылуымны үтенде ул. Тормыш иптәше вафатына инде бер ел булган, ә ул аны һаман оныта алмый һәм... һаман үкенә икән... Нәрсә булганын сөйләвен үтенгәч, ул күңелен ачып, күз яшьләре белән сугарылган тормыш вакыйгасын бәян итте.

"Ирем бик әйбәт кеше иде, әмма эше буенча командировкаларга еш йөрде. Кайчакта берничә көнгә чыгып китә, кайвакытта ике-өч атнага, бер айдан артык эш сәфәрендә йөреп кайткан чаклары да күп булды. Бу миңа һич тә ошамый иде. Иремнең өйдән чыгып китеп, атналар, айлар буе читтә йөрүеннән тәмам туйгач, дога кылып: "Йә, Раббым, ирем гел янымда гына булсын, беркая да китмәсен иде!" - дип Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорый башладым. Ике ел дәвамында бернинди дә үзгәреш булмады, әмма мин өметемне өзмичә дога кылуымны дәвам иттем, һәм көннәрдән бер көнне... иптәшемнең эшеннән шалтыратып, шомлы хәбәр җиткерделәр: "Ирегезне авыр хәлдә хастаханәгә алып киттеләр, шунда барсагыз иде..."

Хастаханәдә озак кына яткырганнан соң, иремне өйгә озаттылар: носилка белән "Ашыгыч ярдәм" машинасына күчереп, без яши торган йортка күтәреп кертеп куйдылар. Ни булганын аңлап та бетерә алмадым: паралич сугып, ул бөтенләй хәрәкәтсез калган иде. Шуннан ел ярым өйдә урын өстендә ятканнан соң, ирем күзләрен мәңгелеккә йомып, бакыйлыкка күчте. Кадерлем гел янымда торып, бәхетле булырмын дип хыялланган идем, югыйсә, әмма догада дөрес сорый белмәгәнмен шул..."

- Менә шундый гыйбрәтле сабак, сеңлем, - дип тәмамлап куйды хикәятен имам. - Кайчакта без бик тә теләгән нәрсәнең тормышка ашмавы хәерлегә дә булырга мөмкин.

Хәзрәт бүлмәсенә кергән хатын беравык сүзсез утырды. Бераздан исә, аңына килгәндәй, башын күтәрде дә, әкрен генә әйтеп куйды:

- Алай икә-ән... Сорый белсәң - теләк, сорый белмәсәң...

Шуннан соң йөрәге "дөп-дөп" килгәнен тойгангадыр, ханым кинәт кенә торды да, бүлмәнең ишегенә таба кызу-кызу атлады. Нурулла хәзрәт исә, ихлас кызыксынуын белдереп, сорап куйды:

- Ашыкма әле, сеңлем, хыялың турында берни әйтмәдең ич, синең тормыш иптәшең кайда эшли?

Бермәлгә ишек төбендә туктап, ханым башын хәзрәт ягына борды да, кысылган иреннәре аша берничә генә сүз кысып чыгарды:

- Кайда эшләсен? Шунда инде, шунда...

Шуннан соң бүлмәдән чыгып ишекне япты да, күңеле тулып елап җибәрде. Бу мизгелдә ул бик мөһим бер нәрсәне аңлап, Раббысына шөкер хисләрен җиткерде һәм фикере белән элек кылган догаларын төзәтә-төзәтә, үзенә бик тә кадерле булган кешесен күрергә дип өенә ашыкты.

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев