Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынабыз сине, Факия апа

Березняк авылында яшәгән Факия апаны хәзер дә сагынып искә алабыз. Авылда аны бөтен кеше - олысы да, кечесе дә хөрмәт итә иде. Олы яшьтә булса да, аңа әби дип түгел, апа дип дәштеләр. Ул авылыбызның аяклы тарихы булды, яше-карты аңа киңәш сорап килде, чөнки ул күпне күргән, бик күпне белә...

Березняк авылында яшәгән Факия апаны хәзер дә сагынып искә алабыз. Авылда аны бөтен кеше - олысы да, кечесе дә хөрмәт итә иде. Олы яшьтә булса да, аңа әби дип түгел, апа дип дәштеләр. Ул авылыбызның аяклы тарихы булды, яше-карты аңа киңәш сорап килде, чөнки ул күпне күргән, бик күпне белә иде.

Факия апа яшь чагында зифа буйлы булган, матур итеп җырлый-бии белгән, бер генә кичке уен да аннан башка үтмәгән. Шуңа күрә аны авылыбызның бик булган егете Габдулла үзенә гомерлек яр итеп сайлаган. Алар өйләнешеп матур гына гаилә корып җибәргәннәр. Торгынлык еллары була бу. Габдулла абый акчалы эш эзләп чит җирләргә чыгып китә. Ул киткәч, олы малайлары туа. Яшь парларның сөешеп туймас чагында аерылып торулары 2 елга сузыла. Кечкенә баласын калдырып, Факия апа кая кушсалар, шунда эшкә чаба. Эш белән күңелен юата ул.

Ниһаять, Габдулласы да кайтып җитә. Сөенечләренең иге-чиге булмый. Тормышлар җайланды дип кенә торганда зур афәт килә - сугыш башлана. Габдулла абыйны беренчеләрдән итеп сугышка алалар. Факия апа 30 градус эсселектә, 10 көнлек баласы белән ирен озатып, Казанга хәтле бара. Шул китүдән сөйгәне кире кайтмый, ир белән хатын бергә барлыгы 18 ай гына яшәп калалар. Берсеннән-берсе яшь ике баласын карарга әнисе булыша. Сугыш чорында агротехник булып, урып-җыю чорында да җаваплы хезмәтләр башкара. Сугышлар бетеп, тормыш бераз җайлангач, хат ташучы булып эшли. Ул вакытта почтаны китереп бирмиләр, Факия апа газеталарны, хатларны Ош.Юмья авылыннан җәяү барып алып кайта, шул көнне үк хуҗаларына да тарата. "Җиңү өчен, әтиләребез, ирләребез фронттан исән-сау кайтсын өчен бар көчебезне кызганмый тырыштык", - ди ул, хатирәләрен яңартып. Замана авыр дип тормыйлар, Факия апаның да балалары үсеп җитә. Олы улы колхозда эшли, кечесен укытырга тырыша батыр әни.

Шәфигулланың үзенең дә тырышлыгы, зирәклеге көчле була. Ул үз белеме белән Казан медицина институтына укырга керә. Укуы бик кыен булса да, авырлыклар әкренләп чигенә, студент егет кулына диплом ала. Эшкә урнашкач, гаилә корып җибәрә. Шәфыйк Абдуллович эшен бик яратып, күңел биреп эшли. Ул заманнарда бик күпләрне үлем тырнагыннан алып калгандыр ул. Миңа да катлаулы операция ясады, уңышлы чыкты, шөкер, мин үз аягымда йөрим. Бу яхшы гамәлләре өчен табибка мин дә, башкалар да бик рәхмәтледер.

Якты дөньяларга шөкер итеп, матур гына яшәп ятканда Факия апа авырып китте. Операция ясатып савыккан да шикелле иде. "Хәлемне белмәгән кеше калмагандыр, Сталин урынына күрделәр инде", - диде ул, хәл белергә килгән кешеләргә сөенеп. Утырып торганда да җор телле кеше булды, бик теләп сөйләшә иде. Олы йөрәкле Факия апа да, ике улы да бу якты дөньяларда юк инде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр олы улы Кәрам һәм килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәде ул.

Нурия ВӘЛИУЛЛИНА, Березняк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев