Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет шул максатларны күздә тотып булдырылган да инде. Бүген, 6 декабрьдә, аның чираттагы - өченче утырышы узды. Әйтергә кирәк, оешма барлыкка килгәннән бирле, 2 меңнән артык эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Шулай ук 40ка якын инициативаларга кул куелган.
- Бу мәйданчык үзенең нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. Эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. Чөнки еш кына хакимият үз дөньясында яши, халык - башка дөньяда. Бары тик актив кешеләр генә уңышлы бизнес булдыра ала, - ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ЭШМӘКӘРЛӘРНЕҢ ПРОБЛЕМАСЫ ҮЗ ҖИЛКӘЛӘРЕНӘ ТӨШӘ
Бүген утырышка республиканың 160 эшмәкәре җыелган иде. Һәрберсенең - үз проблемасы. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләрме әле?
Мисал өчен, Николай Бусургин инде биш ел дәвамында корпус җиһазлары һәм җиһаз фасадлары җитештерү белән шөгыльләнә. Бизнес-бизнес, дисәләр дә, монда авырлыкларсыз булмый. Тик 5 ел куйган хезмәтенә, сарыф иткән вакытына кул селтәргә җыенмый барысын да белеп эш иткән эшмәкәр.
- Беренче чиратта, бизнеста кредит, ташламалы субсидияләр алу белән проблемалар килеп чыга. Шул исәптән, экология өлкәсендәге күзәтчелек белән дә төрле мәсьәләләр туа тора. Паспорт, сертификат алу процедурасы кайчак бер елга сузылырга да мөмкин. Хакимият органнары тарафыннан ярдәм сизелми, шулай ук эшмәкәрләргә киңәш бирә алырлык юридик база юк. Шуңа да бизнес вәкилләренә үзләренә төшенергә, авырлыкларны берүзләренә генә хәл итәргә туры килә, - дип сөйләде безгә «Фабрика палитра» ширкәтенең генераль директоры Николай Бусургин.
Ә Президент белән берлектә уздырылган мондый Совет утырышларын бер адым алга атлау, дип саный ул. Әлеге мәйданчыкта проект төркемнәре дә, белгечләр дә килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итәргә алына. Җитмәсә, Советның рәисе Татарстан Президенты булуы да зур этәргеч икәнлеген белдерә Николай әфәнде. Чөнки күргәнебезчә, Рөстәм Миңнехановның фикерләре проблеманы хәл итәргә булыша.
Ә бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куючы - шәхси балалар бакчасын җитәкләүче Диләрә ханым исә иң четерекле проблемаларның берсе дип, шулай ук хакимият органнары белән булган проблемаларны атый. Хәер, бу мәсьәлә аның гына көн кадагында түгел. Шәхси балалар бакчасы җитәкчеләре ассоциациясе вәкилләре дә моны ассызыклый.
- Эшмәкәрләр өчен грантлар, законнар турында бик аз мәгълүмат бирелә. Аларны табу өчен бик озак эзләнергә, әлеге проблемаларны хәл итәр өчен шактый көч түгәргә туры килә. Инде бу проблема белән хакимият вәкилләренә дә мөрәҗәгать итеп карадык, алга китү генә күренми, - дип сөйли «Мозаика-republic» шәхси балалар бакчасы җитәкчесе Диләрә Җәләлиева.
Шәхси балалар бакчасы белән бәйле мәсьәлә Эшмәкәрлек буенча советның икенче утырышында да каралган булган. Тик шулай булса да, һаман һавада эленеп калган. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны карау, тәрбияләү шартларында кабул итә торган клублар бар. Башка төбәкләрдә мондый оешмалар хәтта лицензия алу мөмкинлегенә ия. «Бездә исә бу проблеманы чишү бик кыен. Ә башка төбәкләргә алар мөрәҗәгать итәргә теләми. Бер законга төртелеп калалар да, бер адым сулга да, бер адым артка да атларга теләмиләр», - дип ачына Диләрә ханым.
«ЭКОЛОГИЯНЕҢ КАЙДА ИКӘНЛЕГЕН КҮРСӘТЕРМЕН МИН СЕЗГӘ!»
Өченче утырышта эшмәкәрләр күп кенә бизнес вәкилләренә таныш булган алты проблеманы яңгыратты.
- Әле күптән түгел безгә бер фермер мөрәҗәгать итте. Аңа, хуҗалык бинасында көнкүреш газ казаны (котел) куйган өчен, 180 мең сум штраф салганнар. Тикшерү барышында фермерның технологик документларын рәсмиләштерергә кирәклеге ачыкланган. Моның өчен ул алты ай вакытын сарыф итәргә тиеш була. Хакимият органнарына мөрәҗәгать итеп, әлеге срок ике тапкырга кыскартылды. Тикшерүчеләрнең төп максаты - бу казаннан чыккан газның атмосферага ни дәрәҗәдә зыян китерүен белү булган, - дип сөйли Эшмәкәрлек буенча советның төп эксперты Эльвира Камалова.
Бу проблемадан Татарстан Президенты читтә кала алмады. Аның да бюрократия кыланмышларына ачуы чыга. Шуңа да ул Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына күп сораулар яудырды, аның хезмәткәрләрен «утлы табада биетте».
- Әгәр бу казан җитештерү сәнәгатендә кулланылса, аңлашыла. Әмма биредә - көнкүреш газ казаны. Аның өчен экологик якны исәпкә алу нәрсәгә? Һәр казанның паспорты бар. Моның өчен экспертиза ясау мәҗбүриме? Әлеге ахмаклыкны кем уйлап тапкан инде? Без бизнеска булышабыз, дибез. Эшмәкәргә кешечә ярдәм итеп булмыймыни? Бу адымнан экология яхшырмаячак. Сез әлеге эш белән безнең илдә ришвәтчелек чәчәк атуга ярдәм итәсез, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да сертификатланган казаннарны өстәмә рәвештә тикшерү кирәклеге турында махсус закон булмавын ассызыклый.
- Әгәр сезгә акча кирәк икән, миңа килегез. Эшмәкәрләрне мәсхәрәләмәгез! Экологиянең кайда икәнлеген күрсәтермен мин сезгә! Газ казаннарын тикшереп йөрергә кирәкми, - ди Президент. Рөстәм Миңнеханов утырышта министрның булу-булмавын да тикшерде. Аның «больничный»да булуын ишеткәч: «Шундый яшь министр, инде авырый икән. Мөгаен, экология начардыр», - дип шаяртты.
БӨЕК БОЛГАРГА ... ЭШМӘКӘРЛӘР КИРӘК!
Утырышта яңгыраган көнүзәк проблемаларның тагын берсе - Бөек Болгар территориясендә бизнес алып бару өчен шартлар булмавы.
- Без Бөек Болгарның яңа үсеш алуын телибез. Бүген әлеге территориядә җәмәгать туклану урыннары, бәдрәфләр, велосипед һәм көймәләрне прокатка алу пунктлары, вендинг аппаратлары, мобиль каһвәханәләр җитми. Чит ил туристы килсә, без аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә әзер түгел. Моннан ике ел элек биредә тиз туклану челтәре ачып карадылар, әмма ул да эшен туктатты. Бу төр эшмәкәрлеккә тотынган гаиләләрнең эше уңышлы булып чыкмады, - дип сөйли Татарстанның Ресторатор һәм отельерлар ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова.
Бу проблеманы хәл итеп, беренчедән, шәхси инвестицияләр санын күтәрергә теләсәләр, икенчедән, туристлар агымын да күпкә арттырырга җыеналар. Чөнки 2020 елга биредә туристларның саны 2 миллионга җитәргә тиеш.
Татарстан Президенты исә Болгар шәһәрендәге җирләрне эшмәкәрләргә ташламалы шартларда тәкъдим итәргә кирәклеген ассызыклады. Таякның авыр башы республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка эләкте. Чөнки бу территориядәге җирләргә нәкъ менә ул җитәкләгән ведомство җавап тота. Монда исә Мәдәният министрлыгы, «Яңарыш» фонды, Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Ут-су керткәндә дә эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәклеге кабат-кабат әйтелде.
Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Совет сәркатибе Тимур Нагуманов исә эшмәкәрләрнең проблемаларын чишү максатыннан, тагын 50 проект әзерләнелүен хәбәр итте. Бер ел эшләп килү дәверендә Советка 20 мең эшмәкәр җәлеп ителгән. Республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре кушылган. Тик шул ук вакытта бу эштә тәгәрмәчкә таяк тыгылган вакытлар да булган. Мисал өчен, эшмәкәрләрне җәлеп иткәндә, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүдә кыенлыклар булган. Ни генә булмасын, Совет эшчәнлеген киләсе елга дә дәвам итәчәкләр. Бүген күтәрелгән проблемаларның кайберләрен тулысынча чишәргә алынсалар, башкаларын өлешчә булса да хәл итәргә җыеналар. Ләкин иң мөһиме - артыгын кыланып ташламаска гына кирәк. «Каш ясыйм дип, күз чыгарырга кирәкми», - ди Президент.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет - эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы. Аның төп максаты - эшмәкәрлекне үстерү һәм Татарстанның эшлекле климатын яхшырту.
Бу Советны булдыру карарын Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 24 августында хәбәр итте.
2016 ел дәвамында Эшмәкәрлек буенча советта:
- 50дән артык проект төркемнәре формалашып, Совет эшчәнлегендә катнашып килә;
- 200дән артык утырыш һәм эшлекле очрашулар уздырылган;
- министрлыклар, ведомстволар, Дәүләт Советы тарафыннан дәүләт хакимияте органнарының 250дән артык вәкиле катнашкан;
- 6 декабрьдә узган Совет утырышында Татарстанның 160 эшмәкәре катнашты;
- Советның интернетта үз порталы бар: sovet.tatarstan.ru.
Нет комментариев