Нур Идрисов исеме газета тарихына язылган
Соңгы елларда 90-95-100 яшьлек юбилярларны тәбрикләү матур йолага әверелде. Ни кызганыч, район газетасында хезмәт куйган каләмдәшебез Нур (Нурулла) Идрисовны котлау мөмкин түгел, ул нибары 48 яшендә авырып вафат булган. Их, газета өчен язмалардан тыш, күпме шигырь-хикәяләре иҗат ителми калган! Исән булса, быел ул 90 яшен билгеләп үтәр иде. Нурулла Идрисов...
Соңгы елларда 90-95-100 яшьлек юбилярларны тәбрикләү матур йолага әверелде. Ни кызганыч, район газетасында хезмәт куйган каләмдәшебез Нур (Нурулла) Идрисовны котлау мөмкин түгел, ул нибары 48 яшендә авырып вафат булган. Их, газета өчен язмалардан тыш, күпме шигырь-хикәяләре иҗат ителми калган! Исән булса, быел ул 90 яшен билгеләп үтәр иде.
Нурулла Идрисов 1926 елда Сазтамак авылында дөньяга килгән. Алты балалы гаиләдә иң олысы булган ул. Кечкенәдән үк әтисез калганлыктан, моңлы, уйчан бала булып үскән. Әнисенә булышу, гаиләне туйдыру өчен 15 яшеннән тимер юлда эшли башлаган. Үсмер малайга поезд юлларын чистартырга, кышын карын көрәргә, юл буендагы агачларны кисәргә һәм башка эшләр башкарырга туры килгән. Манзараста яшәүче кызы Алсу ханым Төхвәтуллина бу хакта сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый:
-Әтием станциядәге тулай торакта (халык аны казарма дип йөрткән) яшәп, һәр җомгада өйләренә берәр капчык ипи күтәреп кайткан. Үзенә бирелгән ипине ашамыйча бит! - ди. - Кечкенәдән бик зиһенле булган, 2 һәм 3 сыйныфлар программасын бер елда үзләштереп, 4 сыйныфка күчкән. Бик күп китаплар укыган. Тимер юл хезмәте белән бәйле уку йортын тәмамлап, 24 яшендә инде станция начальнигы итеп билгеләнгән. Бер үк вакытта күңеле иҗатка тартылган: район газетасында беренче шигырьләре, хикәяләре дөнья күргән.
Сәләтле егетне 1959 елда редакциягә эшкә чакыралар. Шул елны ук ул, педагогика училищесын тәмамлап, Байлангар китапханәсенә эшкә килгән Мамадыш кызы Нурзия белән кавыша. Бер елдан яшь гаилә Кукмарага күченеп килә.
-Нурулла абый белән бер өстәл артында кара-каршы утырып эшләдек. Ул без - яшь кызларны эшкә өйрәтте, - дип искә ала Өлге авылында гомер кичерүче Халисә апа Зарипова. -Бик тәртипле, талантлы, шигъри күңелле шәхес иде. Берничә җыентыгы да басылып чыкты. Балалары турында яратып сөйләгәне истә. Эш шартлары җиңел булмады ул чакта. Редакция тимер юл янәшәсендәге иске бинаның икенче катында урнашкан, утын ягып җылытыла, бүлмәләргә төтен тарала иде. Ә аскы катта - типография. Бина поезд узган саен селкенеп куя, газета басу станоклары эшкә керешкәч тә калтырана башлый иде. Журналистлар авылларга җигүле ат белән йөрделәр. Телефоннар начар эшли, бигрәк тә Янил коммутаторына (барлык телефоннар шул коммутаторга тоташкан) шалтырата алмыйча интегәләр иде. "Алло, алло, Янил, Янил", - дип трубкага кычкырулары әле дә колагымда яңгырый кебек.
Әйе, компьютер, Интернетка көйләнгән бүгенге заманда элеккеге авырлыкларны күз алдына да китереп булмый. Әмма бернигә карамастан, Нурулла Идрисов үз эшенә бирелгән кеше булган, дөреслекне яраткан.
-Аның үлемен бик авыр кичердек. Әниебез 43 яшендә өч бала белән тол калды, - ди Алсу ханым.- Бертуганнарым да кыска гомерле булдылар: Әмир абыем - 34тә, энем Фаяз 49 яшендә дөнья куйды.
Алсу ханым үзе гомер буе җәмәгать туклануы оешмасы бухгалтериясендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Инде оныкларын тәрбияләргә булышып яши. Мәрхүмнәрнең рухларын догадан калдырмый. Әтисенең рухы шат, мөгаен: нәселне 4 оныгы, 5 оныкчыгы дәвам итә бит. Исеменең район газетасы тарихына язылып калуы, вафатына кырык елдан артык вакыт үтсә дә, бүгенге коллектив тарафыннан хөрмәт белән искә алынуы да зур дәрәҗә бит.
Фото гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев