Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәүлитне искә алам

Мәмәшир авылында озак еллар ветераннар советы рәисе булып эшләгән Мәүлит Гатауллинның вафаты турында ишеткәннән соң туган бер истәлек ...Күз алларым караңгыланып, башым әйләнә башлагач, район дәваханәсенә киттем. Мине кардиология бүлегенә дәваланырга урнаштырдылар. Бүлмәбездә Кукмарадан өлкән кеше Билал абый, Мәмәширдән Мәүлит Гатауллиннар ята иде. Хәлем рәтләнә башлагач, Мәүлит белән әңгәмә кора...

Мәмәшир авылында озак еллар ветераннар советы рәисе булып эшләгән Мәүлит Гатауллинның вафаты турында ишеткәннән соң туган бер истәлек

...Күз алларым караңгыланып, башым әйләнә башлагач, район дәваханәсенә киттем. Мине кардиология бүлегенә дәваланырга урнаштырдылар. Бүлмәбездә Кукмарадан өлкән кеше Билал абый, Мәмәширдән Мәүлит Гатауллиннар ята иде.

Хәлем рәтләнә башлагач, Мәүлит белән әңгәмә кора башладым. Мин аны колхозларда, Кукмарада уза торган җыелышларда һәрчак күреп йөри идем. Монда, дәваханәдә, аның белән якыннан беренче очраштым. Аның төп белгечлеге - агроном. Инженерлык вазыйфасыннан башка (анысын әйтмәде кебек) барлык төр җитәкчелек эшләрен башкарган ул. Күпкырлы җәмәгать эшләрендә дә катнашкан, умартачы да булган. Умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дәрес тә биргән.

Мин дә үземнең хуҗалыгымда умарта тотам. Эш барышында аңлашылмаган хәлләр дә килеп чыга. Кортларның табыш вакытлары тәмамлангач, умарталарымны ачып, печатьләнгән баллы рамнарны суыртырга ала башлыйм. "Магазин" белән корпус, төп умарта арасындагы бушлыкны корт бөтереп-чолгап, баллы кәрәзләр белән тутырган очракта, шул артык эшне кырып алып, күп вакытымны уздырам. Аны кырып алмыйча, астагы рамнарны карап булмый. "Бу очракта нишләргә?", - дигән соравымны Мәүлиткә бирәм. Ул мине башта аңламый торды. Аннары: "Нигә аларга тияргә, ул кортларның йөри торган юллары бит. "Магазин" яисә баллы корпус рамнарын алып, алар урынына коры рамнар куясы. Икенче мәртәбә караганда кортлар ул баллы кәрәзләрне чистарта, буш кәрәзләрне кырып кына аласы була, - дип, иренмичә аңлатты ул. Башка эшләрнең дә тәртибен өйрәтте.

Мәүлитнең корт эшләгән чималдан ясаган дарулары да бар иде: 50 грамм прополисны 0,5 литр спиртка салып җебетеп, салкын тиеп, беренче билгеләре күренә башлаганда 5-10 тамчы эчәргә. Ә 50 грамм прополисны марляга төреп, 0,5 литр кайнаган майга салып ясалганы сызлаган урынга сөртү өчен файдалы, дип әйтә иде ул.

Мәүлит дәваханәдә ятканда "Яшәү өмете" дигән китабымны укып чыкты һәм: "Мансур, син үзеңә һәйкәл язып калдырдың!" - дип, мине сөендерде.

Мәүлит Гатауллин кешелекле, олы йөрәкле кеше иде. Кызганыч, бу аралашучан, күңелле кеше белән соң таныштым, җае чыкмады. Бер атна дәваханәдә ятканда үткән тормышыбызны искә алып, ачыктан-ачык сөйләштек. Бер-беребезне күптәнге дуслар итеп хис иттек. Авыр туфрагың - җиңел, гүрең нурлы булсын, Мәүлит дус!

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев