Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп эшләсә, ил яшәр

"Балалар - безнең киләчәгебез, аларны бар яктан камил шәхесләр итеп тәрбияләү - мәктәпләрнең бурычы",- дип әйтү берәүгә дә яңалык булмас. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә. Әмма бүгенге көн укучыларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, аларны заманча технологияләргә һәм иҗади фикерләүгә өйрәтүне, һөнәри ориентация бирүне дә таләп итеп куя....

"Балалар - безнең киләчәгебез, аларны бар яктан камил шәхесләр итеп тәрбияләү - мәктәпләрнең бурычы",- дип әйтү берәүгә дә яңалык булмас. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә. Әмма бүгенге көн укучыларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, аларны заманча технологияләргә һәм иҗади фикерләүгә өйрәтүне, һөнәри ориентация бирүне дә таләп итеп куя. Тормышта югалып калмас өчен ул инде мәктәп бусагасыннан атлап чыкканда ук үзенең киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәген яхшы күзалларга тиеш. Әти-әни кая укырга кертә ала - шул институтка барам, дип кенә югары уку йортын тәмамлаган күп кенә белгечләрнең соңыннан бөтенләй башка һөнәр сайлау очраклары аз түгел. Моннан дәүләткә дә, яшьләрнең үзләренә дә файда юк. Шуңа гомумбелем бирү учреждениеләренә эшчәнлекне шушы юнәлештә алып бару да йөкләнә.

Районыбызның күп мәктәпләре шушы бурычларны югары дәрәҗәдә башкарып, белемле, тәрбияле, сәләтле, үз-үзенә нык ышанган шәхесләр тәрбияли. Узган атнада Кукмараның күппрофильле лицеенда үткәрелгән укытучыларның август киңәшмәсендә районыбызның мәгариф тармагы эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Кукмаралылар республика Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән укыту сыйфаты буенча рейтингның бишенче баскычына күтәрелделәр.

-Узган ел без бу күрсәткеч буенча 21нче урында идек. Хәтерләсәгез, август киңәшмәсендә яңа уку елында беренче бишлеккә чыгу бурычы куелды һәм уртак тырышлык белән без моңа ирештек тә. Ләкин моның белән тынычланып калырга ярамый, гел алга атларга, уку системасына алдынгы технологияләр кертергә, яңалыклардан файдаланырга кирәк. Без - район җитәкчелеге - үз чиратыбызда мәктәпләрдә уңай шартлар тудыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров үз чыгышында ел дәвамында башкарылган эшләр, белем бирү дәрәҗәсе буенча күрсәткечләр, яуланган яңа үрләр - олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, конкурсларда ирешелгән уңышлар белән таныштырып үтте. Кем ничек эшләгән, нәрсәләргә ирешкән - моны белү өчен түбәндәге бүләкләнүчеләр исемлегенә күз салу да җитә. Әлбәттә, кимчелекләр дә бар, ул эшләмәгән кешедә генә булмый. Иң мөһиме - аларны белеп, анализ ясап, киләчәктә төзәтү чарасын күрергә кирәк. Тискәре фикерле, тәрбия ягы аксаган яшьләр тәрбияләү ул илнең киләчәгенә кизәнү дигән сүз. Бу кайсыбызга кирәк?

Зур Кукмара һәм Нырья мәктәпләре директорларына яңа автобус ачкычлары тапшырылды.

фото kompas-tulun.ru

фото с сайта kompas-tulun.ru

Источник: http://politikus.ru/v-rossii/34139-minoborony-rf-sozdast-set-shkol-dlya-odarennyh-detey-voennosluzhaschih.html
Politikus.ru
фото с сайта kompas-tulun.ru

Источник: http://politikus.ru/v-rossii/34139-minoborony-rf-sozdast-set-shkol-dlya-odarennyh-detey-voennosluzhaschih.html
Politikus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев