Мин гаепле түгел идем
Армиядән соң Алабуга механизация училищесын тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшләгән чагым. Миңа Т-38 маркалы яңа трактор бирделәр. Март ае иде, мине Кукмара станциясенә жом( шикәр чөгендерен эшкәрткәннән соңгы калдыклар) алырга җибәрделәр. Төяүче итеп Мөхәммәтхан Әлмиевны бирделәр. Әле дә истә, ял көне, буран чыккан иде. Мин Кукмараның Ленин урамыннан трактор...
Армиядән соң Алабуга механизация училищесын тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшләгән чагым. Миңа Т-38 маркалы яңа трактор бирделәр. Март ае иде, мине Кукмара станциясенә жом( шикәр чөгендерен эшкәрткәннән соңгы калдыклар) алырга җибәрделәр. Төяүче итеп Мөхәммәтхан Әлмиевны бирделәр. Әле дә истә, ял көне, буран чыккан иде. Мин Кукмараның Ленин урамыннан трактор белән йөрергә ярамаганын белә идем, шуңа күрә станциягә, почта тыкрыгын узып, Степан Разин урамы аша бардык. Ул вакытта совхозның экспедиторы булып эшләүче Шәрифә апа, каршыга чыгып, жом бетте, буш кайтмагыз, тупикта фосфорлы ашлама бар, шуны алып кайтыгыз, диде.
Төяп, кайтырга җыена идек, каршыбызга милиция машинасы килеп туктады. Кабинадан милиция хезмәткәрләре чыкты. Үзара "шушы" дип сөйләшкәннәре ишетелә. Мин тавышымны көчәйтеп:"Ни булды, аңлатыгыз", -дип "һөҗүм"гә күчтем. Алар миңа: "Соңыннан аңлатырбыз. Кайсы урамнан килдегез, хәзер шуннан кайтыгыз", - диделәр. Мин кайтып, элеккеге почта бинасы янына җитүгә, алар кабат минем каршыма чыктылар. Син бу юлдан бармадың, ялганлыйсың бит, дип шелтә белдерделәр. Мин аларга: "Райтоп тыкрыгында мин бер машинага юл бирдем, кузовында авылдашым Әхәт Идиятов та бар иде, сәламләшеп уздык, әйдәгез, аны чакыртыйк", - дим. Милиция хезмәткәрләре мине тыңларга да теләмәделәр. "Нәрсә яшерәсез, ни булды?"- дип аңлатуларын таләп иттем. Алар миңа: "Тракторың белән Ленин урамыннан баргансың, аптека каршында кирпеч заводы директорының улын бәрдергәнсең", - диделәр. Мин башта аптырап калдым, аннары усалланып: "Әйдәгез, шул урынга барыйк, трактор эзен карарбыз", - дидем.
Бардык. Ни гаҗәп: минем трактор эзе. Мине милиция бүлегенә алып киттеләр. Беркетмә төзеделәр һәм, зур эш башкарганнарына сөенеп, югары тонда миңа имза куярга куштылар. Мин каршы килдем. Сержант дәрәҗәсендәгесе мине бүлмәсенә эткәләп кертеп, кулы белән уйнарга чамалады. Ә мин кыюланып: "Мин боксер, кулыңны тагын бер сузсаң, авызыңда бер тешеңне калдырмам", - дидем. Хәзер дә уйлап йөрим, репрессия корбаннарын да, кыйнап-куркытып, беркетмәләргә кул куйдырып, миллионлаган гаепсез кешеләрне төрмәләрдә газап чиктергәннәр бит.
Вакыт уза торды. Талашабыз, кычкырышабыз. Райкомга хәбәр итәм, алай да барып чыкмый икән, Мурохомскийга язам, дип ябырылдым тегеләргә. (Бу ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән чор. Мәскәүдә шул вакытта Мурохомский җитәкчелегендәге оешма барлыкка килгән иде). Бу сүзләрем аларны сагайтты. Мин ахырдан: "Һәлакәт урынында минем трактор маркасы эзе, ләкин минеке түгел, районда шундый маркалы трактор булырга тиеш, эзләгез. Ә бу эшләрегез өчен җавап тотарга, я гафу үтенергә әзерләнегез", - дип, ишекләрен бик каты ябып чыгып киттем.
Язгы чәчү эшләре башланды. Миңа районга администрация комиссиясенә чакыру кәгазе килде. Имзасы Нырты авылы участковые Рафаэль Газизовныкы.
Бардым. Утырыш башланган, унбишләп комиссия әгъзасы утыра. Комиссия рәисе миңа:
-Син, Фәйзрахманов, гаепле түгел. Бар, кайт. Һәрвакыт шулай кыю бул, үз сүзеңне вакытында әйтә бел. Без синнән гафу үтенәбез. Мин бу сүзләрне комиссиянең барлык әгъзалары, участковыегыз һәм милиция бүлеге исеменнән әйтәм. Фаҗига китереп чыгарган трактор исә Янил һөнәри училищесыннан килгән булган, - диде.
Кеше кыюлык күрсәтеп, үзен аклый алса, түрәләр дә аның белән хисаплаша икән бит!
Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас Дусай авылы
фото: https://yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев