Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрнең хәер-фатыйхасы

"Өлкәннәр көнен зарыгып көтеп алдык. Хуҗалыгыбызның яңа җитәкчесен якыннан күрәсебез килгән иде. Шушы бәйрәмдә очрашмасак, тагын кайда күреп булыр дип, пычрактан да курыкмыйча килдек әле менә, - дип сүз башлады мул табын артында утырган өлкәннәребез. - Сез "Уңыш" хуҗалыгын үз канатыгыз астына алгач, авылыбыз җанланып китте. Рәхмәт, исән-сау эшләгез". Вахитов...

"Өлкәннәр көнен зарыгып көтеп алдык. Хуҗалыгыбызның яңа җитәкчесен якыннан күрәсебез килгән иде. Шушы бәйрәмдә очрашмасак, тагын кайда күреп булыр дип, пычрактан да курыкмыйча килдек әле менә, - дип сүз башлады мул табын артында утырган өлкәннәребез. - Сез "Уңыш" хуҗалыгын үз канатыгыз астына алгач, авылыбыз җанланып китте. Рәхмәт, исән-сау эшләгез".

Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов үзе дә бүген авылыбызның өлкәннәре белән беренче тапкыр кара-каршы аралашты.

-Сезнең төбәккә эш юктан килмәдек, район җитәкчелеге тәкъдименә ризалаштык, - диде ул. - Унбиш ел элек Лельвижны, ун ел элек Чура якларын үз җаваплылыгыбызга алган идек. Күреп йөрисездер: ул авылларны хәзер танырлык түгел. Инде монда килеп эшли башлавыбызга да җиде ай булды. Без эшкә тотынганда фермадагы ябык сыерлар атынып торалар иде. Вахиттән азык ташып ашатып, бүгенге көнгә алып килеп җиткердек. Узган елга караганда тонна ярым сөт артты. Таналар кайтардык. Алтмышка якын хемәткәр эшле булды. Аларга хезмәт хакын вакытында түләп барабыз. Җир аз булгач, мал санын арттырып булмый. Бер абзарыбыз буш тора. Ашатырга булса, мал санын да арттыра алыр идек. Буш абзарның череп ятуы күңелгә тия. Республика буенча мал санына бүлеп караганда, иң аз җирле хуҗалык безнеке дисәк тә була. Күреп йөрибез: кайбер фермерлар җирләрен бик авырлык белән генә эшкәртә. Алга таба аларга тагын да авыррак булачак. Ялгызы эшләп алҗыган берничә фермер инде үзләренең җирләрен безгә тапшырдылар. Ул фермерларның берсе дә эшсез калмаячак. Пай җиренә тиешле ашлык-печәнне дә вакытында бирдек. Авылларда сөт җыюны оештырдык. Аның акчасын да вакытында түләп барырга тырышабыз. Эшли башлаганда безгә авыргарак туры килгән иде, инде хәзер хезмәткәрләр белән уртак тел таптык. Хезмәт кешесенә ел саен ял йортына бушлай юллама бирәбез. Быел утыз кеше ял итәчәк. Яңа эшли башлаган булсалар да, сездән дә ике терлекчегә юллама тапшырдык. Мәктәпләргә дә ремонт эшләрендә булышабыз, әле яңа гына Сәрдекбаш мәктәбенә бушлай 4 тонна ярым бәрәңге бирелде. Нәрсә сорасалар да, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Яңа җитәкче һәрбер кунакның кулын кысып, бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырганда кайберәүләрнең күзләре яшьләнде. Күптәннән җитәкчеләр тарафыннан мондый хөрмәт күргәннәре юк иде шул. Җитәкченең һәрбер сүзен йотылып тыңлаган өлкәннәребез:

-Вакыт табып, безне хөрмәтләп килгәнегез өчен рәхмәт. Бер адым алга атлауның нинди зур җиңү икәнен без, өлкәннәр, яхшы беләбез. Алга дип атлаган адымнарыгыз айлап түгел, көнләп артсын. Фермабыз таралып бетәр инде, дип бик кайгырган идек. Хәзер балаларыбызның алдагы көннәре өчен күңелебез тыныч. Сездәй булдыклы ир-егетләр кулында булганда авылыбыз яшәр.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев