Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әле генә 69 булган...

2016 ел җилдертеп кенә үткәндәй тоелды минем үземә. Яшьләр киләчәккә карап яшәсә, олыгая барган саен үткәннәргә ешрак борылып карыйсың икән. Йолдызнамә буенча Әтәч елы булачак 2017 елга атлап кергәндә, гадәттәгечә, вакыт саргайткан газета төпләнмәләренә күз салырга булдым. Редакциябезгә шалтыраткан бер апа : "Яшьлегем калган алтмышынчы елларны сагынам", - дигән иде,...

2016 ел җилдертеп кенә үткәндәй тоелды минем үземә. Яшьләр киләчәккә карап яшәсә, олыгая барган саен үткәннәргә ешрак борылып карыйсың икән. Йолдызнамә буенча Әтәч елы булачак 2017 елга атлап кергәндә, гадәттәгечә, вакыт саргайткан газета төпләнмәләренә күз салырга булдым. Редакциябезгә шалтыраткан бер апа : "Яшьлегем калган алтмышынчы елларны сагынам", - дигән иде, шуңа күрәме, 1969 елгы төпләнмәне сайладым. Ай-һай, Әтәч елы икәнен белүче булдымы икән ул чакта? Йолдызлар фаразына түгел, "халыкны тәрбияләүнең фәнни нигезе" - марксизм-ленинизм идеяләренә ышанырга кирәк булган бит. Хезмәт ияләренең, халык хуҗалыгы тармакларының уңышларына күп урын бирелсә дә, төпләнмә тулысынча әнә шул идеяләр, "таркала башлаган һәм тарих тарафыннан үлемгә хөкем ителгән капиталистик строй"га карата тәнкыйть белән сугарылган.

1969 ел тынычлык, демократия һәм социализм көчләренең тагын да җиңүләре елы, халкыбызның коммунизм төзүдә яңа казанышлары елы булсын, диелгән хөкүмәтнең Совет халкына юллаган Яңа ел котлавында.

Газиз Нәбиуллин исә үз шигырендә:

Сәгать теле уникене үтте,

Нинди гаҗәп бит бу, күрегез:

Әле генә алтмыш сигез иде,

Алтмыш тугыз дибез инде без,

дип язган. Инде без дә шулай гаҗәпләнәбез хәзер еллар агышына.

1969 елны Ленинның тууына 100 ел тулуны зур колач белән билгеләп үткәннәр. Аның исеме телгә алынмаган саннар юк диярлек. "Сөекле юлбашчыбыз һәрвакыт исән, ул безнең арада, ул хәзер дә безнең белән",

"Ленин! Нинди кадерле бу бөек исем! Минем даһи Ильичны күргәнем булмады, әмма ул мәңге тере булып, минем күз алдымда басып тора", диелгән редакциягә килгән хатларда. "Ленин яши безнең йөрәкләрдә" дигән рубрика, "Бәхет бирдең, шатлык бирдең, даһи Ленин син безгә!" дигән баш астында бихисап язмалар басылган. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү буенча агитация эшендә актив катнашучылар исемлеге дә бирелгән газетада.

Бүгенге көндә боларның барысы да башка сыймаслык хәл булып тоела. Тормыш, идеаллар йөз сиксән градуска борылды да куйды. Мәңге яшәячәк дисәләр дә, бүгенге көндә яшь буын арасында Ленинның хәтта кем икәнен белмәүчеләр бихисап. Коммунизм да төзелми калды. Бары бер нәрсә генә үзгәрмәде - халыкның тырышлыгы, эш сөючәнлеге.

Тормыш җиңел булмаган 1969 елда. Сугыштан соң 24 ел гына үткән бит әле. Күп кенә авылларга электр уты да кермәгән, кәрәчин лампалары яндырганнар, кәрәчин алу өчен дә чиратлар тезелгән. "Безнең Сазтамак авылына электр кертү өчен 1965 елдан бирле әзерлек башланды, тик лампочкалар гына балкымый", - диелгән бер хатта. Ә бит инде илебез 1961 елда ук галәмне яулаган бөек дәүләт булган ул чакта. Мин караштырган төпләнмәдә галәмгә бер-бер артлы Союз-5, Союз-6, Союз-7 һәм Союз - 8 космик корабльләре җибәрелүе турында горурланып язылган. Космонавтларның рәсемнәре зур итеп 1 биткә бирелгән. Элгәре күпме малайлар аларга кызыгып караган, галәмгә очу турында хыяллангандыр! Хәзерге яшьләрнең күбесен җирдәге табышлы һөнәрләр кызыксындыра. Шулай да мин үзем космоска кайчан да булса татар егете менәр, дип өметләнәм.

Газетада басылган тагын бер хат игътибарымны җәлеп итте. "Сазтамак авылына икмәк сатучы машина килде, икмәкне күпләр ала алмады",- дип язганнар, "үзе теләгән кешеләргә генә биргән" сатучыдан зарланып. Әйе, икмәк өчен зур чиратлар чоры бу.

Шулай да халык якты киләчәккә өметләнгән, заман казанышларына сөенгән. Моны хат юллары да раслый: "Хәзер рәхәт ичмасам - телефон. Ниндие генә диген - автомат. Телефонисткаларны да борчып йөрисе юк. Алдыңда абонентлар исемлеге, тотасың да җыясың". Бүгенге көндә кесә телефоныннан дөньяның теләсә кайсы почмагына шалтыратырга мөмкин. Әмма дөньяда бу юнәлештә дә эш барган инде. "Кесәдә - телефон" дигән язмада: "Сүз аппаратның үзе турында түгел, бер папирос кабыннан зур булмаган җайланма турында. Ул гадәттәге телефон яныннан китеп торырга мөмкинлек бирә. Әгәр кем дә булса сезнең номерны җыйса, сезнең кесәдә дә телефон шалтырый. Билгеле, тизрәк телефонга ашыгырга кирәк",- диелгән. Әмма бу җайланманың кайсы илдә эшләнә башлаганы әйтелмәгән.

Каләмне карага манчып язу чоры да үтеп барган. Бу турыда тагын бер хат сөйли: "Хәзер шариклы авторучкаларга сорау зур, әмма Кукмарада аларга запаска табуы кыен. Шәһәрләрдә запаскаларны заряжать итәләр, анда барып йөреп булмый. Көнкүреш комбинатында авторучкаларны ремонтлау һәм заряжать итүне оештырырга була бит".

Әйе, тормыш үзенчә гөрләгән, төзелешләр барган. Газетада Ленин урамындагы 24 фатирлы яңа йортның, Лубянда яңа төзелгән мунчаның фотолары бирелгән.

"Районыбыз үзәге Кукмара бертуктаусыз үсә, матурая" дигән юллар һәрдаим очрап тора газета битләрендә (Хәзер дә шулай язабыз). Районыбыз турында сюжет Татарстан телевидениесендә күрсәтелгән. Халкы да арта бара, һәр өч көнгә ике бала туып тора, диелгән. Кыз балаларга - Гүзәл, Гөлнара исемнәре, ир балаларга Рөстәм исеме аеруча еш кушылган икән.

Авыл хуҗалыгында ит-сөт, сарык йоны җитештерүдән тыш, бүген инде юкка чыккан тармаклар уңышлы эшләп килгән. "Әсәнбаш кошчылык фабрикасында 8 мең чамасы тавык бар. Эш механикалаштырылган. Узган елда һәр тавыктан 167 данә йомырка алынган. Быел 1 млн йомырка җитештерү өчен ярыш бара", - диелгән бер язмада. Ә менә азык комбинатында ул елны 35 тонна варенье кайнатылган, миләш вареньесы җитештерүгә керешкәннәр. Монысы да тарихта гына калды. Тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. "Гөмбә әзерләүгә елдан-ел күбрәк әһәмият бирелә. Лубян участогында гөмбә кабул итү һәм эшкәртү цехлары эшли. Бу эштә хәзерләүче Зиннур Миннегалиев үзеннән зур өлеш кертә, узган ел ул 20 тонна югары сыйфатлы гөмбә хәзерләгән", - дип язылган. Хәзер ул кадәр гөмбә тапшырылыр идеме - белмим. Ник дисәң, бу ризыкны кулланучылар бик күбәйде, кырып-себереп дигәндәй, хәтта төбе-тамыры белән йолкып җыючылар бар. Шулай да, гөмбә эшкәртү цехы ачыла калса, аның продукциясенә сорау күп булыр иде, минемчә.

Районыбызны яшелләндерү темасына күчсәк, аңа элек тә игътибар бирелгән. "Бакча һәм урамнарыбыз яшеллеккә күмелсен" - Үрәсбаш урта мәктәбе укучылары барлык мәктәп пионерларына һәм комсомолларына әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкканнар. Мәктәбебездә 200гә якын укучы бар, диелгән. Ә хәзерҮрәсбашта мәктәпнең үзе дә юк инде. Икенче бер язмада: "Данлыклы юбилей хөрмәтенә Лубян техникумы студентлары дендрология бакчасы ясарга булдылар, ул 40 гектар биләячәк, анда илебездә һәм чит илләрдә үстерелә торган 400 төрле агач һәм куак үстереләчәк. Хәзер питомникта 80 төрле агач үстерелә, алар арасында маньчжур чикләвеге, уссури винограды, япон айвасы һ.б. бар", - дип язылган. Шунысы сөенечле, бу бакча хәзер дә исән, 20 гектар били икән.

Тормыш әкренләп алга барган. "Шөкер, бик рәхәт яшибез", - дигән хатлар да күренә. Күкшел авылыннан Мәгъсүм Әхмәтгалиев лотерея билетына "Волга" машинасы откан. Түбән Арбаш авылынан Г. Нуриев үзе - "Москвич-412" машинасын, апасының суыткыч отуы турында язган.

Бәхет эзләп читкә китәргә теләүчеләр өчен дә юллар ачык булган. Бурятия, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсенә күченеп китүчеләр өчен гаилә башлыгына 150 сум, гаилә әгъзаларына 50шәр сум, шулай ук ташламалы кредитлар бирелгән. Заемнарга чыккан отышлар, заемнар (халыкның үзәгенә үткән инде алар) алырга өндәүләр дә басылган газетада. Акчаларны саклык кассаларына салырга киңәш иткән язмалар да бар. "Хезмәт ияләре, акчаларын саклык кассаларына салып, үз средстволарының куркынычсыз сакланышын тәэмин итәләр" дигән юлларны укыгач, 1991 елда "янган" акчаларны искә төшереп, ирексездән көлемсерәп куйдым.

Тәнкыйтькә килгәндә, кимчелекләрне, социалистик милеккә кул сузучыларны исем-фамилияләрен күрсәтеп, "матур" сүзләрне кызганмыйча фаш иткәннәр. Әйтик, "колхоз басуы белән үз бакчасын бутаган" берәү турында башта фельетон, аннары нинди чара күрелүе турында язылган: "Иптәшләр судында бик әйбәтләп "мунча керттеләр" үзен, 25 сум штраф салынды",- диелгән. Кырын эш кылса да, әхлакый зыян өчен әлеге кеше бүгенге заманда гауга кубарыр, зур акчалар таләп итә алыр иде.

Гомумән, газета битләрендә бик күп темалар яктыртылган, сәясәт,чит илләрдәге хәлләр, Вьетнамда алып барылган сугышка чик кую турында сөйләнгән, Америка агрессорларына карата нәфрәт белдерелгән, союздаш республикалардагы уңышлар турында язмалар фотолар белән басылган. Шигырьләргә, кызык хәлләргә дә урын табылган.Телевизорлар сирәк кешеләрдә генә булып, кайбер авылларда радио да юньләп сөйләмәгән ул елларда район газетасы зур мәгълүмат чарасы булган. Хәтта клубларда күрсәтеләчәк фильмнарның эчтәлекләре бирелгән.

Моннан 48 ел ераклыкта калган Әтәч елы әнә шундый булган. Ул вакыттан бирле җәмгыять зур үзгәрешләр кичерде, тормыш бик нык алга китте. 2017 ел нинди булыр - монысын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә яхшы булыр дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев